Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы - Азнакай велокроссы. Районнарның спорттагы дуслыгы

Безнең районда игълан ителгән Велосипедчы елы кысаларында Ютазы - Азнакай маршруты буенча велоузыш үтте.

Күрше районнар башлыклары велоузышны елның иң төп спорт вакыйгасына - күптән түгел ачылган җәйге Универсиада уеннарына багышлады. Кросста егермедән артык кеше - район башлыгы, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, спортчылар, башкарма комитет һәм район советы хезмәткәрләре катнашты. Сүз уңаенда, мондый велокросс уздыру идеясе - велоспортны ихлас яратучы район башлыгы Рөстәм Нуриевныкы.
Юл-транспорт хезмәте машиналары озатуындагы төркем районның иң күркәм почмагы - Кымыз Таудан старт алды. Ике сәгать эчендә кыска өч тукталыш белән велосипедчылар 45 чакрымга якын ара уздылар. Катнашучыларның чыдамлыгына ис китәрлек. Алар текә юлларны буйсындырып, түбәнгә таба төшкәндә генә ял итеп бардылар.
Июль челләсеннән һәм физик киеренкелектән талчыккан ютазылылар беренче тукталышны Азнакай районы Таллы Бүләк авылы янындагы чишмә кырына ясады. Башка ике тукталыш мәҗбүри тукталышлар булды, чөнки кунакчыл азнакайлылар озак көтелгән кунакларны сыйламыйча җибәрергә теләмәделәр. Карамалы авылында велокросста катнашучыларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән каршылады. Биредә велосипедчыларны хуш исле чәй, күпереп пешкән икмәк, тәбикмәк һәм чәкчәк белән сыйладылар, шат җырлар һәм биюләр белән күңелләрен ачтылар. Безнең спортчыларга Азнакай районы җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук җирле велосипед сөючеләр дә кушылдылар. Алар финишка шәһәр үзәгендәге фонтан янына тукталдылар.
Мәйданда ютазылыларны таң калган шәһәр халкы һәм җитәкчеләр көтеп торды. Каршылаучыларның кәефе шәп иде, алар ютазылыларның спорт батырлыгын алкышларга күмделәр. Чараның рәсми өлешен ачып, күрше районнар башлыклары һәм элекке дуслар Шәйдуллин һәм Нуриев бүләкләр алмаштылар һәм Азнакай җире кунакларын һәм хуҗаларын сәламләделәр. Рөстәм Нуриев азнакайлыларны массакүләм рәвештә велосипедларга утырырга чакырды. "Ютазы һәм Азнакай районнары кебек районнар өчен велосипед - алыштыргысыз транспорт төре, - дип билгеләп үтте ул. - Бу акчаны реаль янга калдыру гына түгел, сәламәтлек, көч һәм хәрәкәт тә". Район кунаклары өчен җирле үзешчән артистлар зур булмаган концерт программасы әзерләгәннәр иде, аннары кунаклар үз көчләрен тергезү өчен кафега юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев