Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы боксчылары – лидерлар арасында

Түбән Кама шәһәренең "Батыр" спорт комплексында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды.

Дүрт көн дәвамында 15 яшькә кадәрге 136 спортчы төбәк ярышларына юллама өчен көрәштеләр. Районыбыз дәрәҗәсен безнең өч спортчы яклады.

Шулай итеп, 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Иван Колесников җиңүче булды, шул ук категориядә өченче урынны Иван Хвостов яулады, дип үзенең куанычы белән уртаклашты спортчыларның тренеры Рифкать Мөхәммәтшин ("Атлант" ПМК). Шуны билгеләп үтәргә кирәк, аның тәрбияләнүчеләре рингта характер һәм чын көрәшчеләр сыйфатларын ешрак күрсәтәләр. Тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре дә сынатмый ("Олимп" СК, Ютазы авылы), алар исәбендә мондый масштабтагы ярышларда бер генә җиңү түгел. Әйтик, Нурали Эркенов, көндәшләреннән берничә очко гына оттырып, пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев