Ютазы боксчысы Идел Буе Федераль округы җыелма командасына кертелде
19 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Уфада бокс буенча XV традицион турнир узды.
Атказанган физик культура хезмәткәре Николай Митькин истәлегенә багышланган ярышларда 115 боксчы катнашты. Әлеге ярышларда район намусын яклаган тренер Владимир Добрин (Ютазы авылы, "Олимп" спорт комплексы) тәрбияләнүчесе Илдар Гыйльметдинов (52 кг, 1999 елда туган) җиңүче булды һәм "Динамо" Үзәк Советы беренчелегендә катнашу өчен Идел Буе Федераль округы җыелма командасына кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев