Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычы-узышчылары районның спорт абруен күтәрүне дәвам итә

Ютазы чаңгычы-узышчылары районның спорт абруен күтәрүне дәвам итә.

Безнең команда март башында Зәй шәһәрендә үткән чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы чемпионатыннан чираттагы ике кубок алып кайтты. Анда республиканың иң көчле чаңгычы-узышчылары 10, 15, 20 һәм 30 чакрымлык дистанцияләргә, шулай ук 4х5 һәм 4х10 чакрымга эстафета узышларында катнашты. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Гүзәлия Закирова 10 чакрымга скиатлонда һәм 15 чакрымга узышта ике бронза медале яулады. Гомумкоманда беренчелегендә безнең район беренче урынга чыкты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, шулай ук республиканың чаңгыда узышу федерациясе дә узган спорт сезонына нәтиҗәләр ясады. 2014-2015 еллардагы сезонның комплекслы зачеты рейтингында безнең команда шулай ук җиңүче дип табылды. Җиңүче кубоклары команданың җитәкчесе һәм тренеры Таһир Гыйздетдиновка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев