Ютазы чаңгычы-узышчылары сезонны уңышлы яптылар
Сезон ябылу алдыннан Бөгелмә шәһәрендә Республика чаңгычы-узышчыларын җыйган чаңгыда узышу буенча XXXVII ачык республика ярышлары үтте.
Әлеге ярышларда тренер Таһир Гыйздетдинов белән шөгыльләнгән "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә лаеклы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 10 чакрымлык дистанциягә финишка Лилия Габитова беренче булып килде. Ә Айназ Фәйзрахманова шул ук дистанциядә 1999-2000 елларда туган кызлар арасында икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев