Ютазы чаңгычылары командасы Җәлил эшчеләр бистәсендә узган чангычы-узышчылар арасында Татарстан республикасы җәйге беренчелеге призеры булды.
Республиканың иң көчле чангычы узышчылары чаңгыроллерларда ярышта һәм кросста катнаштылар. 1999-2000 елларда туган кызлар арасында өч чакрымлык һәм ике чакрымлык дистанцияләрдә Айназ Фәйзрахманова икенче урынны яулады. 1999-2000 елларда туган егетләр арасында өч чакрымлык дистанциядә безнең Андрей Зимин да көмеш медальгә лаек булды, ә 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында шул ук дистанциядә Владислав Князев бронза медален алды. Гомумкоманда зачетында безнең команда пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз