Ютазы чаңгычылары командасы Җәлил бистәсендә 13-14 августта узган ирекле стиль белән чаңгы роллерларында узыш буенча чаңгычылар арасында республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады. 2000-2001 елларда туган үсмерләр арасында 5 чакрым дистанциягә ярышта безнең Андрей Зимин беренче урынны яулады. Шул ук еллардагы кызлар арасында 3 чакрым арага ярышта Айназ Фәйзрахманова - беренче, Айсылу Зиннурова икенче урынны алды.