Ютазы чаңгычылары Октябрьскийда өч беренче урынга лаек булганнар
Октябрьск шәһәрендә узган чаңгы узышы буенча ачык беренчелектә ютазы чаңгычылары өч беренче урынга лаек булганнар.
2000-2004 елгы яшүсмер егетләр арасында 2 километр дистанциядә беренчеләрдән булып финиш сызыгын Вильдан Валеев кисеп үткән. 1998-1997 елгы яшүсмерләр арасында 5 километрга йөгерүдә иң югары күрсәткечне Раиль Гәйнетдинов күрсәткән, ә 2000-1999 елгылар арасында шул ук дистанциядә Андрей Зимин беренче булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев