Ютазы чаңгычылары үз осталыкларын Түбән Кама шәһәрендә күрсәттеләр
Ютазы чаңгычылары янәдән үз осталыкларын күрсәттеләр.
Түбән Кама шәһәрендә узган республика ярышларында 2000-2001 елгы малайлар арасында 10 чакрым дистанциядә ярышып, Андрей Зимин икенче урынга чыккан. Шул ук елгы кызлар 5 чакрым дистинциядә көч сынашканнар. Нәтиҗәдә Айсылу Зиннурова - икенче, Айназ Фәйзрахманова өченче урынга лаек булган. 20 чакрым дистанциядә ярышкан хатын-кызлар арасыннан Лилия Габитова финишка өченче булып килгән. 30 чакрым дистанцияне чаңгыда йөгереп узган ир-егетләр арасында өченче урынны Илмир Латыйпов яулап алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев