Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычыларын куып җитәрлек түгел

Чаңгыда узышу буенча Рузалин Бакиев призларына Татарстан Республикасы Беренчелегендә Ютазы чаңгычы-узышчылары җитди чыгыш ясады.

Беренчелек декабрь уртасында Бөгелмә шәһәрендә узды. Ярышларда 25 команда катнашты. Халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы, СССР җыелма командасы әгъзасы кубогын алу өчен 270тән артык узышчы көч сынашты. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчесе Андрей Зимин 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында классик һәм ирекле стильдә өч чакрым дистанциядә ике алтын медаль яулап, Татарстан Республикасының абсолют чемпионы булды. Команда зачетында Ютазы узышчылары өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев