Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районның “Шмель” карт-клубы команда Башкортстанның ачык беренчелегендә беренче урынга чыккан

    Стәрлетамак шәһәрендә картинг буенча узган Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә безнең районның "Шмель" карт-клубы команда зачетында беренче урынга чыккан.

    "Кадет" классында Тимур Фәйрүзов мактаулы икенче урынны яуласа, аның иптәше Артур Шихов өченче урынга ия булды. "Юниор" классында Марат Хөснетдинов финиш сызыгын беренче булып узса, Альберт Асадуллин - өченче урында. "Национальный" классында чыгыш ясаган Демьян Евстафьев икенче урынга чыкты, дип хәбәр иттеләр районның спорт һәм туризм бүлегеннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: