Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы боксчылары Җәлилдә ярышканнар

    Ютазы районы боксчылары күптән түгел Җәлилдә узган бокс буенча Бөтенроссия турнирында катнашты. Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлил тууының 110 еллыгына багышланды.

    Ярышларга Чаллы, Менделеевск, Сарман, Октябрьский, Байлар Сабасы, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Баулы, Карабаш спортчылары килгән иде. Көндәшләр шактый күп булуга карамастан, районыбызның барлык җиде боксчысы да турнирдан медальләр белән әйләнеп кайткан. Безнең боксчыларда - ике беренче урын, бер - икенче һәм дүрт - өченче. Алтын медальгә Егор Томкин (52 килограмм авырлык категориясе) һәм Оскар Шәрипов (30 килограмм авырлык категориясе) лаек булган, "көмеш"не Нурали Эркенов (46 килограмм авырлык категориясе) яулаган, "бронза"га Тимур Шиһапов (64 килограмм авырлык категориясе), Родион Железнов (40 килограмм авырлык категориясе), Камил Сабуров (33 килограмм авырлык категориясе) һәм Әмир Гатиятуллин (30 килограмм авырлык категориясе) лаек булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: