Ютазы районы чаңгычылары “Сәламәтлек” кышкы авыл спартакиадасында абсолют җиңүчесе булды
Ютазы районы чаңгычылары "Сәламәтлек" кышкы авыл спартакиадасы программасы буенча авыл районнары арасында чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасының Яңа ел алды Чемпионатында катнаштылар.
Безнең команда Чемпионатның абсолют җиңүчесе булды. Гүзәлия Закирова классик стиль белән өч чакрым дистанциядә кызлар арасында беренче урынны алды, хатын-кызлар командасы 3х3 чакрымлык эстафетада җиңү яулады, ир-егетләр командасы 3х5 чакрым эстафетада беренче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев