Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районыннан “Атлант” клубы тәрбияләнүчеләре бокс буенча ачык беренчелектә катнаштылар

5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортостан Республикасының Сөбханкол бистәсендә бокс буенча ачык беренчелек узды.

Ярышларда Ютазы районыннан "Атлант" клубы тәрбияләнүчеләре катнашты. Барлыгы Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 198 боксчы арасыннан безнекеләр - Әмир Гатиятуллин (22 кг авырлыкта) беренче урынга, 32 кг авырлыкта Радион Железнов - икенче урынга, 41,5 кг авырлыкта Данил Карпов һәм 46 кг авырлыкта Иван Хвостов өченче урыннарга лаек булганнар. Боксчыларның тренеры - Рифкать Мөхәммәтшин. Ярышларда катнашкан иң яшь боксчы - Әмир Гатиятуллинга бары тик сигез генә яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X