Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районының боксчылары Лениногорск сабыена кыймәтле дәвалану өчен акча җыйганнар

    Әмиргә дөньяны ишетергә ярдәм иткәннәр...

    "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубыннан һәм "Олимп" спорт мәктәбеннән боксның "калкып килүче йолдызчыклары" Лениногорскта узган иптәшләрчә очрашудан сигез алтын һәм бер көмеш медаль алып кайтканнар.
    Узган ялларда Лениногорск спорт клубларының берсендә якын-тирә авыл һәм шәһәрләрдән 78 үсеп килүче боксчы игелек кылучылар сыйфатында көч сынашты. Иптәшләрчә очрашу химаячелек характерында иде. Спорт клубына күп санлы тамашачылар җыйналды һәм, бирегә килгән һәркем бокс сөюче генә түгел иде. Барысы бер максат - өч яшьлек Лениногорск сабые Әмир Низамовның колагына операция ясарга ярдәм итү теләге белән берләште. Башка сүзләр белән әйткәндә, керү билетларыннан җыелган акча Калифорния колак авыруларын дәвалау институтына операция ясау өчен җибәрелде.
    - Әлеге очрашу спорт юнәлешендә генә нәтиҗәләр китереп калмады - безнең тәрбияләнүчеләр бала сәламәтләнүенә үз өлешләрен керттеләр, - дип шәрехләде тренер Рифкать Мөхәммәтшин.
    Безнең спортчылар кайда гына юнәлмәсен, алар районыбызга буш кул белән әйләнеп кайтмыйлар. Спортчыларда сугышчан рухны уңыш өчен җан атучы энтузиастлар Владимир Добрин һәм югарыда исеме әйтелгән Рифкать Мөхәммәтшин тәрбияли. Һәм, күренүенчә, аларның сәләтле тәрбияләнүчеләре үзләренең кече ватаннарын Татарстан жирләрендә дә, аннан читтә дә данлауларын дәвам итәләр.
    Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
    - Саян Низаметдинов - 26 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Адель Фаздалов - 26 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Тимур Хәкимов - 27 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Радион Железнов - 40 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Оскар Шәрипов - 29 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Никита Хвостов - 29 авырлык категориясендә беренче урын;
    - Әмир Гатиятуллин - 30 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Камил Сабуров - 30 кг авырлык категориясендә беренче урын;
    - Егор Томкин - 48 кг авырлык категориясендә беренче урын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: