Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы спорчылары республика ярышларында янәдән район абруен якладылар

Чаңгы спортын сөючеләр республика ярышларында янәдән район абруен яклап, лаеклы чыгыш ясады.

Чаңгыда узышучылар арасында Җәлил бистәсендә узган Татарстан Республикасының җәйге беренчелегендә чаңгы-роллерлар һәм кросс буенча өч чакрым дистанциядә көч сынашкан 2000-2001 елгы кызлар арасында Айназ Фәйзрахманова "бронза" медаленә лаек булса, "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Әмир Әхмәтҗанов исә Казан шәһәренең ачык чемпионатыннан "көмеш" медаль белән әйләнеп кайткан. Үсмернең тренеры Таһир Гыйздетдинов хәбәр итүенчә, ике чакрым арада ирекле стиль белән чаңгы-роллерларда ярышкан 1995-1996 елгы үсмерләр арасында Әмир финиш сызыгын икенче булып узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев