Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы спортчылары Казаннан һәм Казахстаннан җиңү яулап кайттылар

Октябрьнең икенче яртысы безнең спортчылар өчен уңышлы булды. 16 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр - боксчылар Казахстанда, 25 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр герчеләр Казанда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Бокс
Казахстанның Аксай шәһәрендә бокс буенча XVI Халыкара "Достык-Дуслык" кубогына турнир узды. Турнирда Россиянең һәм Казахстанның 22 төбәгеннән 120дән артык кеше җыелды. Россия намусын Татарстан һәм безнең район спортчылары яклады. Безнең боксчылар арасында - тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре (Ютазы авылы, "Олимп" СК) - Кәрам Вәлиуллин (60 кг авырлык), шулай ук Илдар (50 кг авырлык) һәм Радик (46 кг авырлык) Гыйльметдиновлар бар иде.
Илдар дүрт шәп алыш уздырды һәм финалда гына хөкемдарларның фикер аермасы нәтиҗәсендә көмеш призер булды. Кәрам үзен ихтыярлы һәм максатка омтылучан боксчы итеп күрсәтте һәм бронза медален яулады, дип хәбәр итте яшүсмерләрнең тренеры.
Гер күтәрү
Казанның "Батыр" спорт комплексында гер спорты буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Яшүсмерләр арасында 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медальне Рәмис Биктимеров яулады, бу җәһәттән спорт мастерына кандидат нормативын да үтәде. Шул ук категориядә 90 килограммнан артык авырлыкта Динар Галимов һәм Айрат Абдуллин көмеш медальгә лаек булдылар, спорт мастерына кандидат Артур Гыйльметдинов 68 килограммга кадәр авырлыкта бронза медален алды.
Чемпионатта спорт мастеры Ринат Усманов 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды. Ветераннар арасында Роберт Вафауллин икенче булды. Команда беренчелегендә һәм эстафетада безнең район өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев