Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы спортчылары көрәштә дан яуладылар

"Олимп" спорт комплексында катнаш бергә-бер сугыш буенча Татарстан Республикасының беренче рәсми Чемпионаты старт алды.

Чемпионатта Республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән җиде команда катнашты. Бергә-бер сугышта катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул мондый төрле сугыш алымнарын белгән спортчыларның күп булмавын һәм мондый республика ярышының беренчеләрдән булып нәкъ менә Ютазы җирендә узуына горурлык хисен белдерде. Татарстан Республикасы катнаш бергә-бер сугышу федерациясе президенты, безнең якташыбыз Радик Фәрхетдинов фикере буенча, әлеге спорт төре үзенә матурлыкны, көчле рухлылыкны һәм җиңүгә омтылуны берләштерә, шул рәвешле ул спортчыларга үзләрен һәр яклап үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Ярышларда район һәм республиканың атаклы спортчылары һәм тренерлары, бергә-бер сугышны уздыруда партнерлар булган предприятие җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.

Ринг урнаштырылган спорт комплексның манеж залында бу көнне алма төшәр урын юк иде. Ярышларны карарга олысы һәм кечесе җыелды. Әлбәттә, тамаша кылучылар арасында яшь кешеләр күбрәк иде. Аларның хуплавы астында спортчылар мавыктыргыч көрәш уздырып, үзләренең күпкә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Шуны әйтергә кирәк, алар арасында бер генә җәрәхәт алу очрагы теркәлмәде, бу оештыручылар тарафыннан ярышларның югары хәзерлектә узуын раслый.

Чемпионат хуҗалары анда катнашучыларны һәм кунакларны хәзерлек дәрпәҗәсе белән генә түгел, үз чыгышлары белән дә шатландырды. 84 килограмм авырлык категориясендә 2 урынга чыккан Айрат Шәйхетдиновның мондый уңышка ирешүендә "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубы трениры Рифкать Мөхәммәтшинның да өлеше бар. 77 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулаган Александр Игнашев яулаган дан аның тренеры Хәлил Фәрхетдинов өчен дә зур абруй. Бу җиңү Александрга апрель башында Оренбургта узачак Идел буе Федераль округ Чемпионатында катнашу хокукы бирде. Уздырылган Чемпионат әлеге спортның төрендә республиканың иң яхшы көрәшчеләрен ачыклау максатын аклады, ә тамашачыларны ул сәламәт яшәү рәвешенә тагын да ныграк җәлеп итте.

Фотосурәтләр http://yutazy.ru/tt/gallery/category/13-2012-02-21-14-02-02.html?start=100

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев