Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазыда яшәүче Роберт Вафауллин үз эшенең остасы

«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Роберт Вафауллин «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры» Республика смотр-конкурсының «Осталык» номинациясендә икенче тапкыр җиңүче булды.

Үткән атнада безнең җиңүчегә дипломны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов тапшырды. Конкурста республиканың барлык спорт мәктәпләре катнашты. Тренер- укытучыларның 2013 ел эш нәтиҗәләренә бәя бирелде. Узган елда Роберт Вафауллин тәрбияләнүчеләре хисабында яшүсмерләр арасындагы республика Беренчелегендә һәм укучыларның республика спартакиадасында беренче урыннар һәм яшүсмерләр арасында уздырылган Дөнья чемпионатында бер икенче һәм ике өченче урыннар булган. Тренер Вафауллин 2009 ел нәтиҗәләре буенча әлеге конкурс җиңүчесе дип тә танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X