Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар хоккей уйныйлар

    Урыссуның 4 санлы мәктәпнең хоккей тартмасында хоккей буенча ишегалды чемпионаты узды. Уйнаган "Көнчыгыш" һәм "Көнбатыш" командалары арасыннан беренчесе җиңү яулады.

    Әммә бүген сүз уен турында түгел, ә уенчылар хакында барачак.

    Уен тәмамланганнан соң без "Көнчыгыш" һәм "Көнбатыш" командалары капитаннары Рөстәм Әхмәтшин һәм Алмаз Шәрифуллин белән очраштык.

    - Уен кызык булды, - дип сөйли Алмаз. - Үткәрелгән өч матч нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнде. Шулай ук дүрт номинация буенча иң яхшы уенчыларны ачыкладык. "Иң яхшы саклаучы" булып мин табылдым. Сезон нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы капкачы" булып Артем Нигъмәтуллин танылды, Ростислав Котков - "Иң яхшы һөҗүм итүче". Алар икесе дә "Көнбатыш" командасы вәкилләре. "Турнирның иң оста уенчысы" булган Илдан Галиев исә "Көнчыгыш" командасы әгъзасы.

    Әлеге егетләр рәсми рәвештә бернинди спорт оешмасына да, учреждениегә дә карамыйлар, шул сәбәпле кубок һәм медальләрне үз акчаларына сатып алалар. Әммә иң мөһиме, алар яраткан спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия.

    - Ничә ел сез хоккей уйныйсыз? - дип сорыйм әңгәмәдәшләремнән.

    - Мине бозга бабам бастырды, - дип сөйли Рөстәм. - Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды, һәм миңа да әлеге сыйфатны сеңдереп калдырды. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

    Алмазны әтисе спортка җәлеп иткәндә, малай бик кечкенә булган. "Бөтен кешенең дә шундый әтисе булуын телим", дип горурланып сөйли спортчы. Үз вакытында Алмаз бокс белән җитди шөгыльләнгән.

    - Шугалакка йөри, хоккей уйный торган дусларымны мин үз командам дип саныйм. Алар бөтенесе дә диярлек кайчандыр спортның аерым төрләре белән мавыкканнар. Раил Галиев - футболчы, баскетболчы, Альберт Латыйпов стрит воркаут белән шөгыльләнә, Илдан баскетбол уйный, Ростислав кайчандыр хоккейга өстенлек биргән.

    Спорт белән җитди шөгыльләнүләрен егетләр тормыш рәвешенә әверелдергәннәр. Шушы яхшы гадәтләрен алар үзләренең кече иптәшләренә дә сеңдерергә тырышалар. Нәкъ менә әлеге ике егет үзләре янына бердәм тарафдарларын җәлеп итеп, бердәм команда туплый алган. "Тартманы кардан чистартырга кирәк булганда, без аларга, команда капитаннары буларак, мөрәҗәгать итмибез. Бу эштә "сезнекеләр" һәм "безнекеләр" юк - без бербөтен дуслар".

    Егетләр оештыра торган хоккей турнирлары күркәм гадәткә кереп бара. "Барысы да ике ел элек башланды. Башта без тимераякларда шуып, алка белән уйнарга гына килгән булсак, бераздан соң Рөстәм белән үз турнирларыбызны үткәрү фикеренә килдек. Һәм командага "Урыссу хоккей лигасы" дигән исем бирдек. Үзебез тартманы кардан чистарттык, үзебез шөгыльләндек, бүләкләрне дә үзебез сатып алдык", дип бәян итте Алмаз.

    Егетләргә ярдәмгә килүче өлкәннәр дә бар. Алар 4 санлы мәктәпнең физик культура укытучысы Ирек Хәйретдиновны аеруча билгеләп үттеләр.

    - Ирек Илгиз улы тырышлыгы аркасында бүген шугалак бик яхшы торышта. Аңа бу эштә ярдәм итүче өлкәннәр үзләре дә хоккей уйныйлар, үзара турнирлар үткәрәләр. Безнең өлкән иптәшләребез шугалакны катыралар, билгеләр куялар - бу эшкә әлегә безнең көчебез җитми. Саша агай Устинов та безгә үз киңәшләре һәм эшләре белән ярдәм итә. Заманында ул бик шәп уенчы булган. Бүген боз өстенә оныкларын алып чыга, безнең белән дә шөгыльләнә, - дип сүзен дәвам итте Алмаз.

    Үзара корылган әңгәмә барышында егетләр тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Кызганычка, гәҗит бите чикле булу сәбәпле, бер фикер белән янучы хоккейчылар, аларның дус командасы турында бөтенесен дә язып бетерү мөмкин түгел. Әммә шуны тәгаен әйтә алам - бу егетләр безнең ышанычлы киләчәгебез. Спорт белән мавыккан, башкаларны да җәлеп итә белгән әлеге яшь кешеләр үзләре алдына конкрет бурычлар билгелиләр. Яраткан эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, алар тирә-юньдәге кешеләрне күрә һәм рәхмәтле дә була беләләр - менә шушысы да асыл сыйфат.

    - Бүгенге көндә безнең шугалак - бистәдәге шугалакларның иң яхшысы. Без моның өчен Ирек Илгиз улына, мәктәп директорына, кызганычка, бөтенесенең дә исемнәрен белеп бетерми торган өлкәннәргә бик рәхмәтлебез, - диде капитаннар. - Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкарганнарын белгәнгә күрә, без киләчәккә планнар кора алабыз. Шуңа күрә киләсе елда турнирларыбызны тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч итү уе белән бүгеннән янабыз.

    Амин, шулай булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: