Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылылар - «Татарстан чаңгы юлында»

11 февральдә «Дубравушка» чаңгы-прокат базасында чираттагы күмәк чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар "Татарстан чаңгы юлы-2012" кысаларында үтте һәм Хөррият урман массивында 200дән артык чаңгы спортын сөючене җыйды. Аларга сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин мөрәҗәгать итте.
Оештыручылар ярышлар программасын төрле дистанциягә алты узыштан төзеделәр. Мәсәлән, 14 яшькә кадәр үсмерләр арасында бер ярым чакрым дистанцияне җиңүче өч призер да Ютазы мәктәбе укучысы булып чыкты: беренче урында - Раил Гайнетдинов, икенче - Илгиз Сабитов, өченче - Андрей Зимин. Кызлар арасында шул ук яшьтәгеләр категориясендә беренче урынны әлеге мәктәптән Аделина Латыйпова яулады. Икенче призлы урынны Иске Урыссу мәктәбеннән Гөлшат Сөнгатуллина алды. Өченче урында Каразирек мәктәбе укучысы Зилә Котдусова.
Өч чакрымга ярышкан 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында финишка беренче булып ютазылы Ирек Карипов килде. Аннан аз гына калышкан Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Ренат Закиров икенче призлы урынны яулады, өченче урынга ютазылы Илдар Габитов чыкты. Шул ук яшьтәге кызлар арасында Ютазы мәктәбеннән Гүзәлия Закирова беренчелекне алды, икенче булып Подгорный мәктә-беннән Ралина Могыйнова килде, өченче - Бәйрәкә мәктәбеннән Алия Сәлахова.
Подгорныйлы Ринат Кашафетдинов 30 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында беренче булып финиш сызыгын узды. Бәйрәкәле Рушан Касыймов икенче булды. Өченче урынга Алмаз Бакиров (Әпсәләм комбинаты) лаек булды. Подгорный мәктәбеннән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче урынны Ксения Исаева яулады, икенче - Гөлназ Гәрәева (УХЗ), өченче - Роза Мустахова (Әпсәләм комбинаты).
Илле яшькә кадәрге ирләр арасында беренче урынны Руслан Вахитов (УХЗ) яулады, икенче - Фаил Фазлыев (Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе), өченче - Айрат Гарифуллин (эчке эшләр бүлеге). Хатын кызлар арасында шул ук яшьтәгеләр категориясендә ютазылы Лилия Габитова беренче килде, икенче - бәйрәкәле Зилә Сәлахова, өченче урынга Флорида Хәкимова (гимназия) лаек булды.
Шулай ук өч чакрымга узышучы 50 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында финишка беренче булып Радик Гайнетдинов (район кулланучылар җәмгыяте) килде, икенче - Октябрьский шәһәреннән Галимҗан Басыйров, өченче - ютазылы Камил Мөхәммәтҗанов. Ярышта катнашкан илле яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Илсөяр Әхмәтова (Кәрәкәшле мәктәбе) килде, аннан аз гына калышып, Урыссу үзәк район хастаханәсеннән Роза Камаева икенче урынны яулады.
Бер чакрым ярым дистанциягә вип-узышта берсүзсез лидер һәм призлы беренче урын иясе Айрат Гарифуллин (эчке эшләр бүлеге) булды. Марат Гыйльметдинов (Урыссу үзәк район хастаханәсе) аннан чак кына калышты һәм икенче урынны алды. Өченче урынга Равил Шәйгарданов (Урыссу җылылык челтәрләре) чыкты. Хатын-кызлар вип-узышында беренчелек Зөлфия Батыровада (Әпсәләм комбинаты), икенче булып Акбаш мәктәбеннән Рушания Инсафова килде, өченче урынга Урыссу ГРЭСыннан Гүзәлия Габидуллина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев