Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылылар төбәк турнирында призлы урыннар яулады

Спорт бал биюләре буенча Лениногорскта узган "Тамчыкай-2013" төбәк турнирында ютазылылар призлы урыннар яулады.

Балалар район мәдәният йортында "Пульсар" клубында шөгыльләнә. Тренерлары - Юрий Райх һәм Людмила Лисина. Һәр бала үз яшь категориясендә турнирда аерылып торды һәм лидерлар өчлегенә эләкте. Мәсәлән, парлы биюләрдә Әнвәр Бекбулатов (Әбсәләм мәктәбе) һәм Камилла Малхосян (Октябрьский ш.) беренче урынны яуладылар. Аерым биюдә икесе дә шулай ук уңышлы чыгыш ясадылар - алар ике беренче урынга һәм тамашачылар симпатиясе бүләгенә лаек булды. Алмаз Гыймаев (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) һәм Алинә Атаханова (Әбсәләм балалар бакчасы) шулай ук беренче урыннарны алдылар. Адель Якупов (Урыссу гимназиясе) солода шулай ук беренче булды. Шамил Нигъмәтуллин һәм Ксения Исаева пары (Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы) пьедесталның өченче баскычына күтәрелде, ялгыз чыгышларда Шамил - икенче, Ксения өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X