Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылыларның волейболдагы уңышлары

Ютазы авылы инде күптәннән үз спортчылары белән танылды. Биредә спорт белән карты да, яше дә шөгыльләнә. Спортның массакүләм һәм барысы да яраткан төрләренең берсе булып волейбол тора.

Ютазы авылының 100 еллыгына багышланган волейбол буенча беренчелектә алты команда катнашты. Алар исәбендә "Зенит" та бар, Казанның танылган командасы түгел, ә безнең Ютазы волейболчылары командасы. Ютазы мәйданчыгында Баулы районыннан ике команда катнашты. Моннан тыш, Ютазы мәктәбеннән тагын бер команда булышучы төркем сыйфатында чыгыш ясады.
Киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча, беренчелек чемпионы титулын һәм призлы беренче урынны 124 санлы һөнәри училище командасы (капитаны - Руслан Зәйдуллин) яулады. Пьедесталның икенче баскычына Исергәп волейболчылары басты. Лидерлар өчлеген "Зенит" тәмамлады - ул мактаулы өченче урында. Барлык призерлар, шулай ук ветераннарның ике командасы бүләкләргә лаек булды. Беренчелек нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы булып Марат Габетдинов табылды, ә иң тәҗрибәле уенчылар Ютазыдан Мәкъсүд Галимов һәм Баулыдан Әнвәр Солтанов. Сакланмаслыкмы аларга 63 яшь! Һәм, әлбәттә, хөкемдарлар ярышларда иң яшь катнашучы булган Зөлфәт Шәрәфиев уенын билгеләп үтмичә кала алмадылар. Шунысы куанычлы, беренчелектә туганлык җепләренең ныгуы күренә - ярышларда агалы-энеле Дәүләтовлар, Закировлар, Вәлиевлар-Шәрәфиевлар, әтиле-уллы Шагалиевлар, Шәрибҗановлар, Миңнебаевлар һәм Тимбәковлар катнашты.
Ярышларны үткәрүдә зур ярдәмне Ютазы авыл җирлеге (җирлек башлыгы Наил Җәләев), 124 санлы һөнәри училище (җит. Ралит Хәйдәров), Баулы яшүсмерләр - яшьләр клубы (дир. Нәсим Халитов) күрсәтте. Ютазы урта мәктәбе укытучысы, "Атлант" яшүсмерләр - яшьләр клубының волейбол буенча тренер-укытучысы Марсель Закиров ярышларны тиешле дәрәҗәдә оештырды һәм хөкем итте.
Ютазыда волейбол массакүләм спорт төре генә түгел. Аны төрле яшьтәге кешеләр ярата һәм ихтирам итә. Чөнки әлеге спорт төрен үстерү өчен янып-көеп йөри торган затлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга күп көч һәм энергия салалар һәм әлеге спорт төренә балаларны күбрәк җәлеп итәргә тырышалар. Авылның төрле почмакларында бүген дүрт волейбол мәйданчыгы эшли. Ә сездә ничек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев