Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазылыларның яңа уңышлары

Узган атна районга яңа җиңүләр алып килгән төрле спорт чараларына бай булды.

Баскетбол
"Олимп" ССКда 31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр ТР укучыларының баскетбол буенча IX Спартакиадасы зональ ярышлары узды. Аларда Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим, Тукай һәм Ютазы районнарыннан йөзгә якын баскетболчы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны яшүсмер малайлар арасында да, кызлар арасында да Чирмешән районы командалары яулады. Пьедесталның икенче баскычына ышанычлы рәвештә Ютазы районы командалары күтәрелде. Өченче урын өчен көрәштә ир балалар арасында мөслимлеләр көчлерәк булды, кызлар арасында - яңачишмәлеләр.
Бокс
Түбән Камада 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр бокс буенча республика беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан шәһәрлә-реннән һәм районнарыннан 12 команда составында йөздән артык боксчы катнашты. "Олимп" балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренер-укытучысы Владимир Добрин җитәкчелегендә ютазылылар командасы беренчелектә актив катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте: Владислав Колесников өченче призлы урынны яулады, ә Гомәр Гайнетдинов - дүртенче.
Грек-рим көрәше
Моннан тыш, 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Чаллы шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ТР беренчелеге узды. Республика шәһәр-ләреннән һәм районнарыннан йөздән артык көрәшчедән торган 16 команда үзара көч сынашты. Урыссулылар командасы, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Тимур Борһанов тәрбияләнүчеләре, безне күркәм нәтиҗәләре белән куандырды. 66 килограмм авырлык категориясендә Рөстәм Төхвәтшин һәм 60 килограмм авырлыкта Тимур Шафигуллин икенче призлы урыннарны яуладылар.
Картинг
Якшәмбе көнне, 3 февральдә, Урыссу бистәсе картодромында картинг буенча кышкы ярышлар узды. Аларда Октябрьский, Туймазы шәһәрләреннән һәм Урыссу бистәсеннән сигез команда катнашты. "Атлант" үЯК тренер-укытучысы Венир Киреев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Урыссу картингчылары шәхси зачетта да, команда беренчелегендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп, "Юниор" классында беренче призлы урынны Тимур Фәхртдинов яулады, "Кадет" классында Марат Хөснетдинов өченче булды. Команда зачетында ике призлы урынны да урыссулылар яулады: "Шмель-1" командасы беренче урынга чыкты, "Шмель" - икенче. Лидерлар өчлеген Октябрьский шәһәреннән "Колесо" командасы йомгаклады. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм ярышларның үзгәрешсез химаячесе шәхси эшмәкәр И. Хөснетдиновтан кыйммәтле бү-ләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев