Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Йөзү. Чемпион дәресләре

"Олимп" спорт комплексында елдан артык йөзү буенча секция эшли. Балалар көчле, яшь тренер кулы астында йөзергә өйрәнәләр.

Йөзү - мускулларның бөтен группасын ныгытучы иң яхшы спорт төре дисәм, мөгаен, беркем дә дәгъва белдермәс. Бассейнга даими рәвештә йөрү организмның тын юллары, терәк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта. Бу очракта спортның әлеге төренең баланың ныгып килүче организмы, аның яхшы үсеше өчен никадәр файда бирүе турында сөйләп тә торасы юк. Моннан тыш, бу бала иммунитетын ныгыту өчен дә менә дигән шөгыль.
2011 елның декабреннән алып балаларга йөзү серләрен Октябрьский каласыннан махсус чакыртылган тренер Мирослав Мишин өйрәтә. Яшь булуына карамастан, аның казанышлары шактый - йөзү буенча спорт мастеры, Россия беренчелегенең көмеш призеры. Башкортстан Республикасы чемпионы һәм Идел буе федераль округының күп тапкырлар чемпионы. Ул үткәргән шөгыльләргә 80нән артык бала йөри. Тренировкалар кичен уза. Алар гадәттә бассейн бортигында ук разминка ясаудан башлана. Балалар мускулларның бөтен группаларына күнегүләр ясыйлар, брасс, кроль, дельфин төрләрендә, аркада йөзергә өйрәнәләр. Тренер яшь спортчыларның тын алуын, куллар һәм аяклар хәрәкәтен күзәтә, хаталарны төзәтә. Куркынычсызлык техникасына да ул шактый вакыт бирә - балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата. Мирославның кайбер тәрбияләнүчеләре инде югары дәрәҗәдәге ярышларда уңышлар күрсәтергә дә өлгерде. Алар арасыннан Башкортстан Республикасы турнирында өченче урын алган Олег Куличенконы атап әйтергә була.
Йөзү белән шөгыльләнү өчен яшь чикләре булмаса да, Мишин йөзү программасын алты-җиде яшьтә үзләштерә башлауны бик кулай дип саный. Нәкъ менә шушы яшьтә балалар тренерны дикъкать белән тыңларга һәм аның күрсәтмәләрен үтәргә сәләтлеләр.
Безнең районда бассейн күптәннән эшләсә дә, балаларны йөзергә өйрәтүгә чын һөнәрман күптән түгел генә алынды. Бистәдә мондый эре спорт объекты булуы балаларга йөзергә өйрәнү мөмкинлеге генә биреп калмый, алар өчен район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу ихтималын да арттыра. Әмма бассейн "юлларында" үз сәламәтлекләрен ныгытучы өлкән яшьтәге ютазылыларны да ешрак күрәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев