Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Йөзәргә һөнәрман өйрәтә

Декабрьдән "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү секциясе эшли башлады.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Пройдаковадан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта секциягә 7 яшьтән 13 яшькә кадәр өч балалар төркеме тупланган. Аларны Мирослав Мишин - Октябрьский шәһәреннән йөзү буенча спорт мастеры өйрәтә. Тренерлык эшендә әлегә ул яңа кеше - мартта гына тренер-укытучы белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаячак. әмма балаларны түгәрәккә кабул итү буенча оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре йөзү буенча Федерациясе директоры Резеда Исхакова сүзләренә караганда, йөзүдә ул - чын һөнәрман. Аның тарафыннан берничә ел элек куелган рекордны әле беркем дә кабатлый алмый. Күптән түгел булып узган Башкортстан Республикасы Чемпионатында шулай ук беркем дә бу рекордны куя алмаган.
Мирослав Иванович йөзү белән унсигез ел дәвамында шөгыльләнә. Уналты яшендә ул спорт мастеры нормативын үти. Йөзүгә бирелгән еллар дәвамында аңа әлеге спорт төреннән аерылу авыр була, шуңа күрә ул тренер эше белән шөгыльләнергә карар кыла. Йөзү түгәрәгенә үз балаларын алып килгән ата-аналар аларның йөзәргә өйрәнүдән башка да югарырак уңышларга ирешүләрен телиләр, әлбәттә, әмма тренер тәрбияләнүчеләрнең киләчәге турында нәрсә дә булса әйтергә әле иртә дип уйлый, чөнки аның үзенә дә башта зур өметләр багламаганнар. Еш кына аның үзендә дә, йөзәргә барасы килмичә, урамда малайлар белән уйнау теләге туган. Әмма ата-анасы аның шөгыльләнергә йөрү таләпләрендә нык торганнар (алар гаиләсенең бар әгъзалары да спортны сөя). Нәтиҗәдә ул уңышка ирешә. Үз тәрҗрибәсендә Мирослав Иванович шуны белә, куелган максатка ирешү өчен эш сөючәнлек һәм максатка омтылыш кына житми, ә шулай ук ата-анадан булышлык та кирәк әле.
Йөзү белән алты-җиде яшьтән шөгыльләнә башларга кирәк, дип аңлата тренер, чөнки бу яшьтә алар кирәкле техниканы җиңел үзләштерә. Беренче өйрәнү елында балалар, кагыйдә буларак, бары тик бассейнда гына шөгыльләнәләр, чөнки алар тәртипле рәвештә узган тренировкаларга, суга, тренерның үзенә күнегергә тиеш. Моннан соң күнегүләр программасына гомуми физик әзерлекне өстәргә була. Ата-аналар, үз чиратында, баланың җылы киенүен, судан чыккач өшемәвен, тулы кыйммәтле туклануын күзәтергә тиеш, чөнки судагы күнегүләр күп көч ала. Организмның яңа шартларга өйрәнүнең әле беренче вакытында балада авыру хисе барлыкка килергә мөмкин, әмма бу, тренер сүзләренчә, гадәти хәл. Кайбер әти-әниләрне бассейндагы су температурасы борчырга мөмкин. Тренер ышандыруынча, ул 27-28 градусны тәшкил итә, бу исә нормага яраша. Суда шөгыльләнү өчен югарырак температура яраклы түгел, чөнки йөрәк җитди йөкләнеш кичерә, тән һавада булган тренировкаларга караганда зур күләмдә җылы чыгара, шуңа күрә аны суыту кирәк. Йөзү белән барлык балаларга да шөгыльләнергә мөмкин, әмма инвалидлар өчен махсус төркемнәр оештыру кирәк.
Бистәдә мондый спорт комплексының булуы, дип уйлый Мирослав Иванович, Ютазы районы балалары өчен зур өстенлек. Ул аларны, урамнан аерып, спорт, шул исәптән йөзү белән дә шөгыльләнү өчен максималь шартлар тудыра. Балаларның вакытларын үзләре, сәламәтлекләре өчен файдалы уздыруларының яхшы мөмкинлекләре бар. Шуны өстәп әйтергә кирәк, Октябрьский шәһәренең йөзү буенча Федерация дирекциясенең планнарында Татарстан Федерациясе белән безнең спорт комплексында республика дәрәҗәсендәге ярышларны уздыру максаты белән элемтәләрне җайлау. Ә бу исә безнең йөзүчеләребезгә тигезләнү өчен үрнәкләре булуын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев