Бруцеллез кешегә хайваннардан күчә
Татарстанның Әтнә районы хуҗалыкларының берсендә эре мөгезле терлекләрнең биоматериалын тикшерү нәтиҗәсендә, бруцеллез авыруы ачыкланды.
Инфекция ачыкланганнан соң, Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан тиешле оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары уздырыла. Авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең терлекләргә карата аеруча игътибарлы булуы сорала. Чөнки бруцеллез - хроник йогышлы авыру, ул хайваннан кешегә күчә.
Моннан тыш, авыру имин булмаган хуҗалыкларга зур икътисади зыян китерә. Авыруга авыл хуҗалыгы терлекләре генә түгел, йорттагы мал-туар да бирешә. Кыргый хайваннарның, беренче чиратта, тояклы хайваннарның, бу авыруны йоктыру мөмкинлеге исбатланган. Бигрәк тә имин булмаган яки яңа гына бу чирдән дәваланган хуҗалыклардан яшь терлекләр сатып алу куркыныч. Хайваннар еш кына көтүлектә яки сулыклардан су эчкәндә, сенаж, салам һәм башка азыкларны кулланганда зарарлана.
Яңа барлыкка килгән эпизоотик чыганаклар буенча, берничә ай эчендә хайваннарның баш санының 50-60%ы бу чирне йоктырырга мөмкин. Авыру аеруча терлекләрне ябып асраганда тиз тарала. Сыерларның берәм-берәм, ә аннан соң күпләп бозаулары төшә башлый. Санитар режимның бозылуы терлекләрнең зарарлануына китерә: бу әлеге калдыкларны вакытында җыештырмау, биналарны даими дезинфекцияләмәү белән бәйле.
Бруцеллезның башлангыч чоры ике-дүрт атна дәвам итә. Кагыйдә буларак, авыру әкренләп үрчи һәм аның үзенчәлекле билгеләре дә сизелми. Иң еш очрый торган билгеләр: буыннарда көчле авырту, башлыча аякның аскы өлешендә, тән температурасы күтәрелү, нык тирләү, кискен хәлсезлек һәм көчсезләнү. Күп кенә зарарланган хайваннарда бруцеллез бернинди билгеләрсез уза. Мондый терлекне махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була. Малларда бруцеллезга шик тудыручы башка билгеләр барлыкка килсә, шулай ук бактериологик тикшеренү өчен дә тиешле патологик материалны җибәрү мәҗбүри. Вакытыннан алда бозаулары төшкән сыерларның сөте исә махсус тикшерү өчен алына.
Авыру хайваннардан алынган сөт һәм сөт ризыклары (брынза, кымыз, сыр), ит, хайван чималыннан эшләнгән әйберләр (йон, тире) эпидемиологик куркыныч тудыра. Хайваннар туфракны, суны, азыкны тизәк белән пычрата, бу исә кешенең дә зарарлануына китерергә мөмкин. Көнкүреш һәм һава-тузан юлы аша, терлекне ашатканда, аның чималын эшкәрткәндә дә бу чир йогарга мөмкин.
Авыру белән көрәшү буенча чаралар комплексында эре мөгезле терлекләрдә кисәтү вакцинациясе мөһим урын алып тора. Хуҗалыкларны һәм фермаларны авыруны китереп чыгаручы чыганаклардан саклауга юнәлдерелгән ветеринария-санитария кагыйдәләре һәм көрәш чаралары комплексын үтәү - бруцеллезны кисәтүнең нигезе. Шуңа күрә һәр фермада кирәкле ветеринария һәм санитария-гигиена объектлары җиһазландырылырга тиеш. Ветеринария белгечләре рөхсәтеннән башка башка хуҗалыклардан терлек кертү рөхсәт ителми. Шулай ук хайваннарның хуҗалык эчендә контрольсез күченүләре дә рөхсәт ителми. Бруцеллез ачыкланган очракта, ферма яки бүлекчә, шулай ук торак пунктлар имин булмаган пункт дип игълан ителә һәм тиешле чикләүләр кертелә. Бу чир белән авыручы көтүләрдән терлекләрне кертү һәм чыгару тыела. Имин булмаган дип игълан ителгән биләмәләрдә башка хуҗалыклар өчен азык әзерләү, шулай ук бу биләмә аша маллар йөртү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев