Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Һәрвакыт табиб булырга теләдем

Ленар Хәлиуллин таныштыруга мохтаҗ түгел: ул 45 еллык эш стажы булган табиб, шуның 43 елын безнең районда эшләгән.

Район халкының күпчелеге аны Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы буларак хәтерли. Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул эшләгән чорда хастаханә комплексы төзелә башлый һәм файдалануга тапшырыла. Укучыларыбыз хәтерлидер, бистәбездә элек хастаханә баракларда урнашкан иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 69 яшьлек Ленар Хәлиуллин медицина практикасын бүгенге көнгә кадәр туктатмый. Аны районда гына түгел, ә аннан читтә дә остеопат буларак беләләр. Урыссу бистәсендә мануаль терапия клиникасы 2011 елдан бирле эшли һәм, һич арттыру булмас, аңа «халык сукмагы» өзелми.

-Сөяк-буын авырулары белән Әлмәт, Баулы, Октябрьскийдан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, Яр Чаллыдан, Нефтекамадан, Түбән Камадан, Казаннан, Уфадан киләләр, — ди Ленар Әкрәм улы. — Кайвакыт кеше клиникага үз аяклары белән килеп җитә алмый, ә берничә терапия сеансыннан соң ул аягына баса. Миңа, гадәттә, остеохондроз вакытында арка авыртканда, умырткадагы аралык дисклары урыныннан күчкәндә, умыртка баганасында бүсер булганда мөрәҗәгать итәләр.

Ленар Хәлиуллин өшкерүче дә, халык дәвалаучысы да түгел, ә дипломлы белгеч. Ул Бәйрәкә авылында туып үскән. Биредә мәктәпне тәмамлаган, аннары Казан медицина институтының дәвалау факультетына укырга кергән, аны 1979 елда уңышлы тәмамлаган. Югары уку йортыннан ул хирург белгечлеге алып чыккан. Дипломлы яшь белгечне Лениногорскка эшкә юллаганнар. Ике ел эшләгәннән соң, Ленар Әкрәм улы туган якларына — Бәйрәкә участок хастаханәсенә кайткан. Ул эшләгән чорда биредә тиешле таләпләргә җавап бирүче ике катлы амбулатория бинасы төзелгән. Бу вакытта хирург Владимир Бурков аның хезмәттәше булган. Унбиш ел хирург һәм баш табиб булып эшләү игътибарсыз калмаган, тиздән Ленар Хәлиуллинны Урыссу үзәк район хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләгәннәр.

— Ә сез кайчан табиб булырга карар иттегез? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— 8 сыйныфта, спорт залында кулымны сындыргач, — дип җавап бирә ул. — Миңа операция ясаган Альберт Шамкинның җентекләп эшләве истә калган. Нәкъ шул вакытта мин хирург булырга, кешеләрне дәваларга карар иттем.

— Ә сезне, яшь кешене, гафу итегез, якты дөнья белән хушлашкан кешеләр яткан моргта эшләү, шулай ук тере кешеләрнең «эчке дөньясы» белән эш итү куркытмадымы? 

— Юк, анысы куркытмады, — дип җавап бирә табиб, — дөресрәге, нәкъ менә анысы куркыныч түгел. Иң мөһиме, авыруның сәбәбен аңлау. Студент чакта мин анатомияне җентекләп өйрәндем. Кеше организмы — ул бар нәрсә үзара бәйләнгән механизм. Системаның бозылуы бөтенләй дә кеше үзе уйлаган чирдән булмаска мөмкин. Әйтик, баш авыртуының сәбәбе шул ук умыртка бүсере белән бәйле булырга мөмкин. Тәҗрибә — тәҗрибә аша килә. Кулларымның сизгерлеге миңа һәрвакыт авыру кешенең чирен ачыкларга ярдәм итә.
— Район үзәгендә эшләсәгез дә, сез Бәйрәкәдә яшәвегезне дәвам итәсез. Урыссуга күченергә теләмәдегезме?

— Беркайчан да, — ди Ленар Әкрәм улы. — Заманында Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Владимир Петрунин миңа күченергә күпме киңәш итте. Миңа үз авылым, авыл тормышы ошый, авылымның кешеләрен яратам. Моннан тыш, тормыш иптәшем Гөлчирә Әхәт кызы — 40 ел эш стажы булган терапевт, ул да Бәйрәкәне туган авылы кебек ярата. Озак еллар дәвамында Бәйрәкә амбулаториясендә эшләде. Сәламәтлек мәсьәләсе буенча аңа бүген дә мөрәҗәгать итәләр.

— Димәк, сез табиблар гаиләсе? Ә хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

— Медицина институтының дүртенче курсында укыганда, — дип җавап бирә Ленар Хәлиуллин. — Акыл, матурлык, зирәклек — аңарда барысы да гармонияле үрелеп бара. Үзегез уйлап карагыз, мәктәпне алтын медаль, институтны кызыл диплом белән тәмамлаган. Өстәвенә, ул өй һәм бакча эшләрен дә оста башкара. Ә табиблар гаиләсе дигәндә, бу, чыннан да, шулай. Балаларыбыз әти-әни эзләре буенча китте. Улыбыз Илдар стоматолог-ортопед, баш табиб һәм практик табиб. Лилия кызыбыз — УЗИ табибы. Балалар гаиләләре белән Казанда яши, өч оныгыбыз һәрчак безне сөендереп тора. Менә әле дә Яңа ел бәйрәмнәрендә алар янына бардык.

— Язмабызны йомгаклап, доктор Хәлиуллин укучыларыбызга нинди теләк-киңәшләрен җиткерер икән?

— Үз организмыгызны тыңлагыз, аның беренче кисәтүләренә колак салыгыз, нәселдәнлек — ата-бабаларыгыздан алынган генетик мәгълүматка игътибарлы булыгыз, чөнки бүгенге көндә генетика, гомумән, медицинада үзәк звенога әверелеп бара. Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз, диванда азрак ятыгыз, дөрес туклануга игътибар бирегез. Гадәттә, хәзерге кеше организмына кальций җитми, ягъни кальций начар үзләштерелә. Шуңа күрә балык маен куллануны гадәткә кертегез, капсуладагысын түгел, ә сыекчасын. Башкача әйткәндә, хәрәкәтсез яшәү рәвеше гиподинамиягә китерә, ягъни мускуллар зәгыйфьләнә һәм, нәтиҗәдә, төрле авырулар килеп чыга. Шуңа күрә җәяү йөрүгә яки башка физик күнегүләргә игътибар итәргә кирәк.

Ленар Хәлиуллин бүген дә кешеләрне савыктыруын дәвам итә һәм ул бу эшен яратып башкара. Бернинди арттырусыз шуны әйтергә була, ул башкаларның бәхете белән бәхетле. 

P. S. 
— Сезнең Урыссуда сөякләрне урынына утыртучы көчле табиб бар диләр, дөресме бу? — дип, табибның фамилиясе белән сорады бервакыт танышым. 
— Дөрес, — дип җавап бирдем мин, үз районыбызның табибы өчен горурланып. Һәм, нәтиҗәдә, аның турында мәкалә язарга булдым.
Хәер, Ленар Әкрам улы башта ук мине төзәтеп куйды: сөякләрне утыртучы табиб түгел, ә остеопат. Димәк, хөрмәт казанган, оста остеопат.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев