Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Сәламәт җәмгыять – тормышның төп кыйммәте

Урыссу үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында алкоголизм диагнозы белән диспансер исәптә 59 кеше тора, шуларның 50се – ир-егет, калганы – хатын-кыз. Исәпкә куелганнар арасында 34 кеше хезмәт яшендә.

Нина АСЬКАЕВА, Урыссу үзәк район хастаханәсенең врач-психиатр-наркологы

2022 елның 12 июнендә 2021 елда Россия халкы арасында авыру һәм үлем очракларын киметүгә, авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртуга  һәм демографик вәзгыять шартларында әһәмиятле алгарышка ирешүгә юнәлдерелгән профилактик һәм клиник технологияләрне эшләү һәм гамәлгә керткән өчен, фән һәм технология өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе тапшырылды. Тантанада катнашкан РФ Президенты Владимир Путин болай дип белдерде: “Хезмәт яшендәге ир-егетләрнең үлемен ике тапкыр киметүгә без бары тик илдә гамәлгә ашырыла торган алкогольгә каршы сәясәт бәрабәренә генә ирешә алачакбыз”.

Саннар һәм фактлар

Россиядә 2009 елдан алып 2020 елга кадәр җан башына алкоголь куллану 13,7 литрдан алып 9,13 литрга, шул исәптән 15 яшьтән зуррак шәхесләр арасында исерткеч эчемлекләр куллану 16,1 литрдан алып 11,1 литрга кадәр кимегән. Алкоголь куллану аркасында авыру һәм үлем очраклары да азайган.

Ютазы районы буенча 2019 елда алкоголизм диагнозы белән исәптә 74 кеше торды. Ел дәвамында 5 кеше вафат булды, 8 кеше исәптән төшерелде. 2022 елның узган алты ай күрсәткечләренә ярашлы, исәптә барлыгы 59 кеше тора, шуларның өчесе вафат булды, өчесе исәптән алынды. Алкоголь исереклегендәге дүрт кеше Бөгелмә шәһәрендәге махсус медучреждениегә дәвалану өчен юлланды.

Илдә хезмәт яшендәге ир-егетләр арасындагы үлем-китемнең 60 процентка якыны алкоголь белән бәйле. Спиртлы эчемлекләрне артык күп куллану баш һәм муен шешеннән үлү куркынычын 3,3, бавыр онкологиясеннән – 2,1, туберкулездан – 4,1, бавыр авыруыннан – 6,2, йөрәк авыруыннан – 3, ашказаны асты бизе авыруыннан 7 тапкырга югарырак.

Тагын бер җитди проблема – ул үсмер балалар арасында спиртлы эчемлекләр куллану күренеше. Бу начар гадәт аларның сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, хәтта тулы бер милләтнең киләчәген куркыныч астына куя: бик яшьли спиртлы эчемлекләр куллану үсмер баланың баш миендә структур һәм функциональ үзгәрешләр барлыкка китерә, кешенең психологик һәм физик сәламәтлегендә тискәре чагылыш таба.

Бүген табиблар алдында гына түгел, тулы бер җәмгыять алдында сәламәт милләт тәрбияләү бурычы тора. Халыкның саулыгын һәм тормышын саклауда сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тагын да популярлаштыру, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрне кулланудан барлыкка килә торган авыруларны кисәтү зур роль уйный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев