Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Урыссу хастаханәсе лабораториясендә уңайлыклар арткан

Урыссу район үзәк хастаханәсе эшчәнлеген бер мизгел эчендә тиешле калыпка салу өчен тылсымлы таяк таләп ителә, шулай да биредә күрсәтелә торган медицина уңайлыкларын тагын да яхшырту максатында соңгы арада күрелгән уңай үзгәрешләрне искәрми калырга мөмкин түгел.

Иркенәйгән лабораториядә уңайлыклар исемлеге арткан

Хастаханә бинасының икенче катында урнашкан диагностика лабораториясенә килгән күп санлы пациентлар, баскыч мәйданчыгына гына сыеша алмыйча, озын чират булып, беренче катка кадәр төшеп җитә иде. Кышкы салкыннан качарга теләп, лабораториянең алгы өлешендәге кечкенә бүлмәгә шыплап кереп тулган халык белән медперсоналга хәзер тиргәшергә һәм аны баскыч мәйданчыгына кире куып чыгарырга кирәкми - ике як та бүген иркен мәйданда мәшгуль.

- Лаборатория урнашкан урынның тар булуы, авырулар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә бик үк уңайлы булмавы, әлбәттә, хастаханә җитәкчелеген битараф калдырмады. Без әлеге хезмәт күрсәтә торган уңайлыкларны анализладык, гомумән, бөтен процессны детальләштереп өйрәндек. Нәтиҗәдә күршедә генә урнашкан хирургия бүлеген оптимальләштерү хисабына лаборатория урнашкан мәйданны киңәйтү мөмкинлеген таптык, - дип сөйли районның баш табибы Светлана Шакирова.

Чыннан да анализ бирергә килгән пациентлар бүген бер урында "өелешеп" тормый - алар иркен коридорда үз чиратларын көтеп, эскәмияләрдә утыру мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, лабораториядә дәүләт гарантиясе программасына кермәгән, ягъни бушлай күрсәтелми торган уңайлыклар да тудырылган. Бу ашыгыч рәвештә анализ бирү таләп ителгән кешеләр өчен күрше торак пунктларга бару чыгымын, ә иң мөһиме, вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Шуны да әйтергә кирәк, анализларның һәр төре аерым кабинетларда алыну сәбәпле, кешеләр "ташкыны" берничәгә бүленде - бу тагын бер кат лаборатория эшчәнлеген уңайлы итә төште, дип ассызыклаган Шакирова, лаборанткаларның эш графигына төзәтмәләр кертелүен, нәтиҗәдә, биредә көн озынына анализ алу мөмкинлеге барлыкка килүен хәбәр итте.

Әлбәттә, без районның баш табибы белән диагностика лабораториясе эшчәнлегенең сыйфаты турында да сөйләшми кала алмадык. Сер түгел, авыруга дәвалау курсы билгеләүче табиб беренче чиратта анализ нәтиҗәләрен исәпкә ала.

-Бүгенге көндә анализлар тиешле җиһазларда ясала. Әлеге җиһазлар даими рәвештә калибровка уза. Лаборанткалар свежий реактивлар белән эш итә. Әлбәттә, кеше факторын сызып ташларга ярамый. Һәр кадр үз вазифасына намуслы һәм җаваплы карашта торганда да гына без камилләшү юлыннан атлый алачакбыз.

Кеше гомере кыйммәт

Урыссу район үзәк хастаханәсе кичерә торган тагын бер уңай күренеш - ул хирургия бүлегендә реанимация блогы барлыкка килүе.

-Без бу чараны хастаханә эшчәнлеген тагын да камилләштерү, халыкка күрсәтелә торган реанимацион ярдәмнең сыйфатын күтәрү максатында башкардык, - дип әңгәмәбезне дәвам итте Светлана Шакирова.

Урыссу район үзәк хастаханәсе беренче дәрәҗәдәге хастаханә булып санала. Бу авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм диагностик тикшерү уздыруны үз эченә ала.

-Ягъни, теге яисә бу чир буенча безнең хастаханәгә эләккән авырудәүләт гарантиясе программасында каралган бөтен стандартлар нигезендә тулаем тикшерелә. Әмма тормыш булгач төрле хәл була - кайбер авыруларны без башка шартларда эшләүче хастаханәләргә озатырга мәҗбүр булабыз. Тик аның сәламәтлеге транспортлау мөмкинлегенә ия булмау ихтималы да бар. Менә шундый очракларда табиблар консилиумы, авыруның хәле тотрыкланганчы, аны реанимация блогында калдырырга һәм дәвалауны дәвам итәргә дигән карарга килә. Шуны истә тотарга кирәк, безнең хастаханә - күп профильле хастаханә. Бездә хирургия, тарапия, кардиология һәм башка авырулар бар. Шуңа күрә күп профильле раенимация блогы тергезүне аеруча хаҗәт дип таптык. Әлеге блок эше өчен анестезиолог җаваплы, махсус уку узган шәфкать туташлары хезмәт күрсәтә, - дип сөйли районның баш табибы.

Моңа кадәр терапия һәм хирургия бүлекләренең һәрберсендә аерым булган раенимация блоклары ахыр чиктә берләштерелгән һәм ул хирургия бүлегендә калдырылган. Бу - алтын урталык, дип ассызыклады хастаханә җитәкчелеге. Чөнки биредә операция блогы урнашкан, шушы ук катта лаборатория эшли. Күп профильле реанимация блогының хирургия бүлегендә калуының тагын бер өстенлеге шунда ки, әлеге кабинет онлайн веб-камера белән җиһазландырылган. Бу район табибларына башкаладагы хезмәттәшләре белән киңәшләшү, хәтта консилиум уздыру мөмкинлеге дә тудыра.

-Район хастаханәсендә барлыкка килгән әлеге үзгәрешләр белән генә тормыш алга барудан туктамаячак. Без әлеге объектларның эшен билгеле бар вакыттан соң анализлаячакбыз. Бәлкем аларның эшчәнлегенә тагын да төзәтмәләр кертергә, нәрсәне дә булса үзгәртеп корырга туры килер. Гомумән, без бүген үз алдыбызга куйган күп санлы бурычлар арасыннан берсе - ул ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме сыйфатын күтәрү һәм табибларның эшчәнлеген тагын яхшырту - алар тиешле вакытта тиешле урында булса, без кеше сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен дә саклап кала алачакбыз, - дип сүзен йомгаклады Светлана Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев