Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссулы Фәния Иламова ярты гасыр гомерен "Электросоединитель" заводына багышлаган

Тормышны ярату һәм аның кадерен белү - көчлеләр өлеше. Андый кешеләрне үрнәк итеп куялар, алар турында матбугатта язалар. Без дә шулай итик һәм Урыссу бистәсе, шулай ук районның алдынгы предприятиеләреннән берсе аның белән бергә үсеш алган зат турында сөйлик.

Фәния Иламова Мөслим бистәсендәге зур гаиләдә кырыгынчы елларда туа. Ачлыкта узган сугыш чоры балачагы туган җиреннән читтә үтә. Аларның гаиләсе Урыссуга күченә. Биредә, халык арасында "теполка" дип аталып йөртелгән сулык буенда урнашкан землянкалар урамында мәкаләбез каһарманы үсә дә инде. Ул вакыттан бирле күп сулар акса да, аның өлкән апасын тәм-том белән сыйлаулары исендә калган. Ул минутларда кечкенә Фәния аеруча нык апасы урынында булырга теләгән. Чөнки шул очракта гына балаларга тәмле ризыклар эләккән...

Сугыштан соңгы фәкыйрьлектә узган балачак картиналары мәкаләбез каһарманының хәтерендә тирән эзләр калдырган. Әйтик, эчендәге яра эзләре аңа үзе үлемнән котылып калган куркыныч, әмма шул ук вакытта бәхетле очракны хәтерендә яңарта. Бервакытны караңгы кичтә ябык кына гәүдәле кыз өстенә керосин лампасы килеп төшә. Ут бер мизгелдә аны ялмап ала. Ярый әле әнисе тиз генә кызына иске шинель ябарга өлгерә.

Балачакта абыемның өшегән бәрәңге җыюы һәм әнинең аннан бәрәңге кәлҗемәсе пешерүе истә калган. Абыебызның уналты яшьлек үсмер чагында пекарняга эшкә урнашуыннан соң гына тамагыбыз икмәккә туйды. Шуның аркасында гына без исән калдык.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз Октябрьский һөнәри-техник училищесына укырга керә, анда аяк киемнәре тегәргә өйрәнә һәм соңрак һөнәре буенча Свердловскта эшләп ала. Әмма аның белән бергә чәчәк атучы туган бистәсе аны озакка җибәрми. 1967 елда район үзәгендә яңа завод төзелүе турында хәбәр тарала. Һәм Фәния Иламова "Электросоединитель" заводы төзелүенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе була. Кызы туып, бер ай да тулмастан, яшь ана заводка эшкә чыга.

Ярты гасырлык хезмәт юлында ул күп һөнәрләр үзләштерә. Төрле елларда ул слесарь-җыючы була, детальләрне буяу белән каплый, соңгы контрольдә тора, бүгенге көндә исә, лаеклы ялда булуына карамастан, ул завод белән хушлаша алмаган һәм менә инде унтугыз ел предприятие сагына җитәкчелек итә. Шул ук вакытта хәзерге хезмәттәшләре аны тарихи зат дип атый һәм тиккә генә түгел, чөнки Фәния апа үзе дә завод белән бергә үскәнлеген билгели. Әмма, язмыш ирониясе буенча, аның ялан аяклы балачагы узган землянкалар урамы - бүген завод торган урында.

- Мин өйдә утыра алмыйм. Эчем поша башлый, туган заводыма килсәм, бер мизгел эчендә яшәреп китәм. Ялкауланмаска тырышам, яшәлгән еллар үзләренекен "эшләсә" дә, "шуышып" булса да эшкә барам, - дип уртаклаша безнең белән завод ветераны.

Бүгенге көндә бетмәс энергиясе аңа үз өстенә иҗтимагый йөк алырга - завод ветераннары советына җитәкчелек итәргә дә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Иламова "Родники" завод хорының бер генә репитициясен дә калдырмый, чөнки төрле шәһәрләргә гастрольләргә барырга туры килә. Әйе, яшьлек елларына әйләнеп кайтырга теләми ул, ул чорда мохтаҗлык-авырлыклар күпа булган. Хәзер исә барысы да үз урынында: уңайлы фатиры, яраткан заводы һәм үзенең абруйлы исеме бар, үсеп килүче оныклары куандыра. Шулай ук ул күп кенә заводлылар өчен ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм тормышка мәхәббәт үрнәге булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев