Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Ютазы районы сәнәгать предприятиеләрендә 2016 елда өч бәхетсезлек очрагы булган

Ютазы районы сәнәгать предприятиеләрендә 2016 елда өч бәхетсезлек очрагы булган. Аны ничек итеп булдырмый калырга? Бүген "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте базасында узган хезмәтне саклау буенча координацион комиссиянең күчмә утырышында район сәнәгать предприятиеләре вәкилләре менә шушы сорауга җавап эзләде.

2016 елда хезмәтне саклау буенча мәгълүмат белән район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Вәлиева чыкты. Ул узган елда район сәнәгать предприятиеләрендә хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсе белән таныштырды. 2016 елда район предприятиеләрендә өч бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның берсе - "Волма-Әбсәләм" җәмгыятендә. Киләчәктә мондый гадәттән тыш вакыйгаларга юл куймау максатында, гомумән, хезмәтне саклау буенча хезмәт коллективында күрелә торган чаралар турында "Волма-Әбсәләм" җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча белгеч Фәнил Габбасов чыгыш ясады. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова 2016 елда предприятие эшчеләренә уздырылган медицина тикшерүе нәтиҗәләренә анализ ясады, халыкка сыйфатлы медицина уңайлыклары күрсәтү максатында район хастаханәсендә күрелә торган чараларны бәян итте.

Ахырда "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте җитәкчелеге киңәшмәдә катнашучыларны продукция җитештерү цехлары белән таныштырды һәм төшке ашка чакырды. Сүз уңаеннан, әлеге предприятиедә эшчеләр бушлай төшке аш белән туклана - биредә күрелә торган хезмәтне саклау чараларының берсе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев