Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән

Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.

2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.

«Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау буенча иң зур программа – мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы», – диде Айрат Галләмов.

«Хәзерге вакытта республикада сигез белем бирү учреждениесе ремонтланган: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы», - диде министр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш.

 Фото: архив/Михаил Захаров, Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189588/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X