Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Мөхәммәтшин: Илкүләм проектларның халык контролендә икәнен аңлату - безнең бурыч

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре белән Зәй районына килде.

Шәһәр һәм районнарда илкүләм проектларны тормышка ашыру, шул җирлектә яшәүче гражданнар контролендә булырга тиеш. Бу хакта журналистларга Зәй районына эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Россия Президенты инициативасы белән илкүләм проектлар тормышка ашырыла. Болар масштабы һәм бүлеп бирелгән акчалар буенча да моңа кадәр тиңе булмаган проектлар. Проектларның халык контролендә булуын, барысының да кешеләр өчен эшләнүен халыкка аңлату безнең бурыч.

2024 елга кадәр триллионнар бүлеп бирелә. Әлегә кадәр беркайчан да, хәтта Совет чорында да кешеләргә мондый игътибар күрсәтелгәне булмады. Безнең бурыч – кайсы территорияне төзекләндерергә, ишегалларында, кеше күпләп яши торган урыннарда нәрсә эшләргә икәнен халык белән бергә хәл итү”, - диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шәһәр һәм бистәләрне кешеләр өчен уңайлы итүнең уникаль мөмкинлекләре ачыла диде. “Татарстан территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыруда актив катнашу - безнең бурыч. Республика Президенты махсус карар чыгарды һәм 12 проектка җаваплы итеп министрлыкларны һәм ведомстволарны билгеләде. Җирле хакимиятләр белән халык та моңа теләктәшлек белдерер һәм безнең кешеләрнең тормышы, ялы, укуы өчен уңайлырак шартлар күреребез дип уйлыйм”, - диде ул..

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Зәй районында “Бердәм Россия” Көннәрендә катнаша. “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары республика парламентында Татарстан халкы белән очрашулар уздыра, медицина, социаль, юридик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189524/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X