Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак

Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.

174 млн сум грант акчасын республиканың 60 коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы үзара бүлешәчәк. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстандагы коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар 2018 ел Россия Президенты грантлары икенче бәйгесендә иң активлар булып чыкты.

“Ике бәйгедә җиңү нәтиҗәсендә Идел буе федераль округы төбәкләре алдагы еллар белән чагыштырганда рекордлы сумма - 1 млрд 52 млн сумлык грант алдылар.

Татарстан - үз проектларын тормышка ашыру өчен Президент грантлары фондыннан 174 млн сум акча ала”, - диелгән хәбәрдә.

2017 елда Идел буе федераль округы төбәкләренә ике бәйгедә җиңү нәтиҗәсендә 864 млн сум, 2016 елда 422 млн сум бирелгән булган.

Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды. Ул Россия Президентының Хакимияте җитәкчесе беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә барды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/01/174458/

1 ноябрь 2018, 17:26 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев