Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда 2019 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә 3,2 миллиард сум юнәлдереләчәк

Узган ел республикада 58 объект төзекләндерелгән иде, бу эшләргә 2,6 миллиард сум тотылды.

2019 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 3,2 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштырыла. Бу акчаларның 2 миллиард сумы республика бюджетыннан, ә 1,27 миллиард сумы федераль бюджеттан юнәлдереләчәк.

Үткән ел республиканың бөтен районнарында да төзекләндерү эшләре башкарылды, барлыгы 58 объект төзекләндерелде. 2018 елда Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын финанслауның гомуми суммасы 2,65 миллиард сумнан артты.

2015-2017 елларда республикада 270 объект төзекләндерелде, шул исәптән 233 парк һәм сквер, 27 яр буе һәм су буе зоналары, 5 мәйдан, 3 бульвар һәм 2 урам. Әлеге эшләргә барлыгы 5,95 миллиард сум акча тотылган.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182470/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X