Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында өч авыл клубы төзеләчәк

Клублар өч муниципаль район - Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә территориясендә урнашачак.

Татарстан "Мәдәният" милли проекты кысаларында республика муниципаль районнарында өч авыл клубы төзү өчен 2019 елга туры финанслану алды. Шул турыда журналистларга төбәкнең мәдәният министры Ирада Әюпова җиткерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Мәдәният" милли проекты өч федераль проекттан тора. Беренче федераль проект - "Мәдәни мохит", икенчесе - "Иҗат кешеләре" һәм өченче федераль проект - "Цифрлы мәдәният". Бу елга без өч авыл клубы төзүгә турыдан - туры финанслану алдык", - диде Әюпова эшлекле бранчта.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, финанслануга каралган федераль акчалар күләме 26,06 млн сум тәшкил итә. Объектлар төзелешен 2019 елда тәмамлау срогы куелган. Авыл клублары өч муниципаль район - Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә территориясендә урнашачак, дип аңлатты ТАССка Әдһәмова.

Россия Президенты Владимир Путинның май указын үтәү йөзеннән 12 өлкәдә милли проектлар эшләнде. Алар: демография, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, фән, цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнес, халыкара кооперация һәм экспорт. Милли проектларны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182482/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X