Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 170тән артык медицина белгече хезмәт күрсәтәчәк

Чемпионат объектларында медицина пунктлары, мобиль медицина бригадалары һәм ашыгыч ярдәм эшләячәк.

Быел һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны медицина ярдәме белән 170тән артык кеше тәэмин итәчәк.

Чемпионат объектларында 22 медицина пункты, 23 мобиль медицина бригадасы һәм 23 ашыгыч медицина ярдәме бригадасының эшләве планлаштырыла.

Медицина ярдәме күрсәтү “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, “Казан Арена” стадионында, WorldSkills авылында, шулай ук оешкан төркемнәрне комплектлау пунктларында оештырылачак.

Чемпионат объектларында Казандагы медицина оешмаларының чит телләрне белгән табиблары эшләячәк.

Ярышларда катнашучыларга стационар медицина ярдәмен Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, 7нче шәһәр хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсендә алырга мөмкинлек тудырылачак.

Моннан тыш, һәр компетенциядә беренче медицина ярдәмен күрсәтер өчен кирәкле мәгълүматларны бирүче медицина волонтеры эшләр дип көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183221/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X