Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аккош тугрылыгы

    Ир-егетләр үз күзләренә үзләре ышанмады. Күктә ниндидер кош сәер әйләнешләр ясый иде. Кинәт, аңа аттылар мени, ул аска таш кебек атылды. Үлеменә каршы.

    Әмма ул максатына ирешә алмады - тирә-юньдә сазлык. "Бу аккош", - диде аучыларның берсе, өметсез кошны күз карашы белән озатып. Ул тагын күккә күтәрелде, канатларын аркасына салды һәм үзенең гәүдәсен җиргә ташлады. Файдасыз. Аңа бу омтылышы да җан бирергә булышмады. Шул вакытта аучыларның берсе миңгерәгән аккошка атып җибәрде. Шау-шу, соңыннан сәер тынлык. Ә бит сазлыклы, әмма киеккә бай урыннар, вакыт табып чыккан ирләрнең өметләре зурдан иде. Пикникка әзерләнде алар. Кыздыргыч эчемлек, яхшы закуска һәм гүзәл булса да инде теңкәгә тиеп өлгергән хәләл җефетләреннән азатлыкта рәхәтлек хисе. Аларның һәрберсе шулай уйлады. Табигатьтә, көнкүреш проблемаларыннан читтә, башта бәхет янда гына кебек иде һәм аның ирек белән бәйле булуы соңгы чиратта түгел. Һәм, аеруча, хатын-кыздан читтә булган иркенлек хәлендә. Алар бәлки гүзәлдер дә, әмма, теңкәгә тиеп тә куялар. Бу-бу-бу... Һәм туктаусыз рәвештә: әле аларга акча җитми, әле ярдәм итүче юк, яки бөтенләй, балаларына начар геннар күчергәннәр. Мондый вакытта өйдән чыгып таярга омтылмыйча, нишлисең? Үзара мөнәсәбәтләр җиңел, берни таләп итми, киресенчә, рәхәтлек бүләк итә торган урынга. Әлеге тема аеруча җанлы әңгәмә кабызды. Гамьсез яшьлек, һәр почмакта сагалап торган "Амур уклары". Туп-туры йөрәгеңә! Дөрес, елдан-ел сораулар күбрәк бимазалый: бу кадәр үзеңнең хисләреңне төрле якка чәчү кирәк булды микән? Кешенең рухи һәм физик халәте тиңдәш төшенчәләр түгел. Аккошның үз-үзен корбан итүе, пары артыннан теге дөньяга китүе тормышның, кешенең һәм барлык тереклекнең фани булуы турында уйланырга мәҗбүр итте. Әлеге күңелсез вакыйгада мәкаләбез геройларының берсе гаепле иде. "Үрдәк дип уйлаган идем, аккош булып чыкты, - дип аңлатты ул хезмәттәшләренә. - Алдан белгән булсам, һич атмас идем, кыр үрдәге белән чагыштырганда, аккош ите катырак ул". Тик эшләнәсе - эшләнгән инде.
    Аккош тугрылыгы хакында һәркем беләдер, мөгаен. "Һаваларда оча ике аккош", - дип җырлана җырда да. Кыр үрдәкләре итен яратучылар моны үз күзләре белән күрделәр. Кайтканда, ирләр сөйләшмичә генә кайттылар. Һәркемгә билгеле иде: бу минутларда әйтелгән һәр сүз табигать аһәңлегендә ялгыш нота булып яңгыраячак. "Кызык, аккошларның җаны кайда эләгә икән - оҗмахкамы, тәмугкамы?", - дип тынлыкны бозды юлчыларның берсе. "Мөгаен, аның өчен оҗмах ана аккош булган урындадыр", - дип җаваплады икенчесе. Өченчесе ярлы тайга үләннәре аша төртеп чыккан нәфис чәчәкне өзәргә иелде. "Үземнең аккошыма бүләк итәчәкмен", - дип, инде яшь булмаган ир оялчан елмайды. Аларга үзләрен чолгап алган сентиментальлектән уңайсыз иде. Ирония белән көлү, үзеңнең мәрхәмәтле хисләреңне кырыс, еш кына баналь һәм тупас юмор артына яшерү җиңелрәк иде. Барысы да шуңа инанган булган: битлек коткара. кешеләр арасындагы кырыс, кайвакыт рәхимсез шартларда исән калырга мөмкинлек бирә. Ә күптән түгел генә "бер хатынны гына белү, гомумән, аларны белмәүгә тиң", - дип бөтенесе шаркылдавы астында тәкрарлаган адәм, бүген хисләнеп шигырь юлларын кабатлады:
    "Ялганнардан, ялгышлардан
    Бер-берегезне саклагыз.
    Без мәңгегә бергә түгел
    Менә шуны аңлагыз".
    - Үзең яздыңмы? - дип сорады яныннан барган хезмәттәше.
    - Юк, бер зирәк шагыйрь иҗат иткән юллар.
    Ир-егетләр белән ниндидер үзгәрешләр барлыкка килде. Җаннары да буш түгел, фикерләре дә тирән икән бит аларның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: