Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Уйлап чыгарылмаган вакыйга

Бәйрәкә авылында яшәүче Нәсыйх Гыйльманов — «Почет Билгесе» ордены кавалеры.

79 яшьлек ветеран әлеге югары бүләккә заманында авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен лаек булган.

Ул чорда Бәйрәкәдә «Коммунизмга» колхозы белән Мәүлетҗан Абдуллин җитәкчелек иткән. Аның турында язмабыз каһарманы колхозчыларга карата игътибарлы, белемле җитәкче буларак искә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, совет елларында хуҗалык миллионер колхоз булган. Илнең иҗтимагый төзелеше һәм предприятиеләрнең хокукый статусы үзгәрсә дә (колхоз, коллектив хуҗалык, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), Бәйрәкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүе элеккеге казанышларын югалтмый. Ветеран механизатор бүген дә Бәйрәкәнең авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге белән кызыксынуын дәвам итә, игенчеләргә һава торышы уңай килмәсә, борчыла. Бу аңлашыла да, чөнки аның улы Наил әтисе эзеннән киткән, ул да механизатор булып эшли.

— Бүгенге көндә, әйтик, кырларда алты куәтле трактор һәм биш комбайн эшләсә, — ди Нәсыйх Гыйльманов, — 60-70 нче елларда кырларда 40 трактор һәм 30 комбайн эшли иде. Һәр техникага, әлбәттә, аерым механизатор беркетелгән иде. 

— Колхоз тормышы белән генә яшәмәгәнсездер, мөгаен, — дим. — Үз хуҗалыгыгыз да вакыт таләп иткәндер. Ихатагыздагы, бакчагыздагы эшләрне эшләргә, балалар тәрбияләргә ничек өлгердегез?

— Яңгырлы көннәрдә, гадәттә, колхозда эш булмый, өйдәге эшләрне эшли идек. Ә балаларга килгәндә, бу бурыч күбесенчә хатын өстендә булды, — дип җавап бирә ветеран.

— Сүз уңаеннан, тормыш иптәшегез турында. Сез аның белән ничек таныштыгыз?

— Ул Мортаза авылыннан иде. Бездә киномеханик булып эшләде. Шулай таныштык. 1967 елда өйләнештек.

— Кинога йөрергә ярата идегезме?

— Алай ук түгел. Шул һинд киноларына йөри идек инде. Һинд киносы килсә, клуб кеше белән тула. Ялгышмасам, билет 20 тиен тора иде.

Әйе, әле кичә генә яшьлек кайный, авыл тормышы шаулый, балалар шау-гөр килә кебек иде... Ә артыңа әйләнеп карасаң, күпме гомер юлы үтелгән дә, сөенеч-куанычлы, борчу-мәшәкатьле тормыш сукмаклары аша узылган... Инде барысы да артта калган. Әмма ветеран сер бирми әле, һәрчак хәрәкәттә, һәрвакыт үзенең «аты» — автомобиль руле артында.

Авыл тормышы Нәсыйх абыйны әтәчләр белән бергә уянырга өйрәткән. Ул балачактан ук кояш нурлары белән бергә уянырга, иртә таңнан караңгыга кадәр эшләргә өйрәнгән. Нәсыйх Гыйльманов Бәйрәкә авылы янында урнашкан, инде хәзер юкка чыккан Яңа Юл авылында туган. Тормыш иптәше белән ул 56 ел бергә гомер кичергән. Үз хуҗалыкларында сыер, үгез, тавыклар асрыйлар.

— Бакча эшләре авырдыр инде? — дип сорыйм гаилә башлыгыннан.

— Артык бер авырлыгы да юк аның, — дип җавап бирә Нәсыйх абый. — Бәйрәкәдә күптән инде беркем дә кул белән эшләми. Барысының да мини-тракторлары, мотоблоклары бар. Аннары бакчада бәрәңге генә утртмыйбыз бит, азык чөгендере дә чәчәбез.

— Сыерны аппарат белән савасызмы?

— Юк, — дип елмая ул. — Мине кисәтеп куйдылар, аппарат аласың икән, сыер саву үзеңә калачак, дип. 

— Димәк, хатыныгыз эшсез утырмасын дидегез инде?.. 

Сөйләшүгә кушылган хуҗабикә иренең бик җентекле кеше булуын әйтә. Мәсәлән, бер ашаган ашны ул икенче тапкырга инде ашамый. Табиблар киңәш итми, ди. Монда барысы да аңлашыла: "Почет Билгесе"нә ия ир-ат нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә дә тормыш иптәше аның белән һич бәхәсләшми.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев