Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Уйлап чыгарылмаган вакыйга

Урыссулы бер грамм наркотик өчен кулга алынган

Хәтта наркотик матдәнең минималь күләме белән эләккән кеше дә кулга алынырга мөмкин. Узган ел ахырында Урыссуда яшәүче яшь кешеләрнең берсенә моңа инанырга туры килгән.

Октябрьдә, полиция хезмәткәрләре үткәргән тентүләрнең берсендә яшь кеше фатирында 1,1 грамм авырлыктагы каннабис дип аталган наркотик матдә табыла. Егет әлеге үсемлек матдәсен бистә читендә кыргый киндердән өзүен һәм аны шәхси куллану өчен саклавын аңлата. Матдәнең авырлыгы шактый күләм булып исәпләнгән алты граммнан артмавы сәбәпле, яшь кешене административ җавапка тарту белән генә чикләнәләр.

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы, наркотик чаралары яки психотроп матдәләре булган үсемлекләрне яки аларның өлешләрен законсыз рәвештә булдыру, саклау, сату максаты белән булмаса да күчереп йөртү дүрт мең сумнан биш мең сумга кадәр штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алуга китерә. Яшь кеше беркайда да эшләмәү һәм аның матди хәле штраф түләргә мөмкинлек бирмәү сәбәпле, суд аны бер бер тәүлеккә сак астына алырга карар итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев