Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Авылыбызның илһам чишмәләре

Бәйрәкәдә авылыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗат бәйрәме узды.

Иҗат бәйрәме китапханәче Алсу Ямаева, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнәзирә Михайлова башлангычы белән, ветераннарның «МоңлыСаз» ансамбле белән берлектә, авыл китапханәсендә үткәрелде.

СаҗГомәр, Нурия Хәкимова, Зөлфия Ямаева үзләренең берсеннән берсе матур шигырьләрен укыдылар һәм иҗатка килү юлларын сөйләделәр. Миләүшә Галиева ерак Ямал-Ненец төбәгендә яшәп иҗат итүче энесе Марат Рәшитовның туган якны сагыну хисе белән сугарылган шигырьләрен укыды. Әлфия Хаҗиева исә бик күп шигырьләр һәм җыр текстлары авторы, бүген инде бакыйлыкка күчкән Әкътәс абый Зариповның шигырьләре белән таныштырды.

Зәйтүнә Ямаева укыган Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен тыңлаганнан соң, моңлы йомшак татар телебез һичкайчан бетмәсен, киләчәк буыннар да шушы телебездә матур итеп аралашсын дигән теләктә, «МоңлыСаз» ансамбеленең үзешчән артистлары Рәис Габдрахманов уйнаган баянга кушылып, җырлар башкарды. Бөтен телләргә гимн итеп кулланырдай, күренекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры һәм Бату Мөлековның Рамазан Байтимиров сүзләренә иҗат ителгән «Бәйрәкәм» җыры, Сәрия Хисамиеваның моңлы җырлары бәйрәм чарасын тагын да бизәде. 

Бәйрәм чәй табыны артында җырлар белән дәвам итте. Шушы иҗат җимешләрен югалтмаска, киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру өчен барысын бергә туплап, җыентык эшләтү өстендә шөгыльләнергә дигән бердәм теләк белдерелде. Иҗат төркеменең җитәкчесе итеп бертавыштан Нурия Хәкимова сайланды һәм аңа шагыйрьләрнең шигырьләрен туплау бурычы йөкләнде. Яңадан очрашуны 21 февральдә, Туган тел көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән берлектә, зурлап уздырырга дигән теләктә таралыштык.

Зәйтүнә Ямаева, Бәйрәкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев