Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Фәһим Мостафин "Авылымны сагынам"

Авылымны сагынам

Сихри тынлыгын бозарга теләмим -

Урамнардан тын узам.

Эх, авылда яшәгән чаклар...

Яшьлегемә кайткан кебек булам.

Озак читтә йөргәч сагындыра -

Колач җитмәс бәрәңге бакчасы.

Малайлар белән баргалаган

Колхозның яшелчә бакчасы.

Сагынып кайтам авылымны -

Урманнарны, кырларны...

Сабан белән җир сукалап,

Икмәк үстергән чакларны.

Авылым тарихы тирән -

Самар урыслары хуҗа булган.

Тирә-як авыллардан

Урта хәлле халык килеп утырган.

Борынгы авылдашлар

Күмәк яшәүне хуп тапкан.

Каршы булган утар хуҗаларын

Чит илләргә озаткан.

Ул еллардагы "8 Март" колхозын

Бүген инде таба алмыйсың.

Ул еллардагы утарларга охшаш

Тукай исемендәге оешмага тарыйсың.

Кайчандыр халык кушкан

"Урыссу башы" исеме югалды.

Хәзер туган авылым

Кече Урыссу дип танылды.

Тирә-яктагы куе урманнар,

Гөмбәчеләр яраткан аланнар -

Авылымның гүзәл табигате

Сөйләшергә маяк булып калганнар.

Кемдер килә, кемдер китә,

Безне Ходай шулай яраткан.

Ачы сугыш елларында

Авылдашлар күпләп югалган...

Шөкер, авылда тормыш үзгәрде,

Тик үзгәрешсез калды бер ягы -

Мин яратып тыңлый торган

Зәңгәр күктә тургай тавышы.

Матур язлар килсен туган якка,

Сандугачлар талда сайрасын.

Моңлы кичтә авыл өстендә

Тальян моңнары яңгырасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев