Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Авылым иртәсе"

Авылым иртәсе Ишек алды яшел үлән. Чык тамчылары тамган. Иртәнге кояш нурлары Үзенең җылысын салган. Яланаяк чыгып бастым Шул чык тамчыларына. Туган якның җан җылысын Җыйган һәрбер тамчы да. Капка төбе - яшел үлән. Тәгәрәп үскәнбез шунда. Урамдагы таң тынлыгы Рәхәт биргән күңелгә. Чыбыркысын шартлатып Көтүче узып бара. Авыл җанлана....

Авылым иртәсе

Ишек алды яшел үлән.

Чык тамчылары тамган.

Иртәнге кояш нурлары

Үзенең җылысын салган.

Яланаяк чыгып бастым

Шул чык тамчыларына.

Туган якның җан җылысын

Җыйган һәрбер тамчы да.

Капка төбе - яшел үлән.

Тәгәрәп үскәнбез шунда.

Урамдагы таң тынлыгы

Рәхәт биргән күңелгә.

Чыбыркысын шартлатып

Көтүче узып бара.

Авыл җанлана. Тынлыкны бозып,

Маллар кузгала.

Көтүчеләрне шулай авыл озаткач,

Бер мизгелгә кабат тын кала.

Бераздан кабат тормыш башлана,

Бар да ашыга ялан-басуга.

Мондый тормышның бар авырлыгы

Ятты ул вакытларда бала иңенә.

Бәбкә кудылар, өйләр җыйдылар -

Әти-әнигә ярдәм иттеләр.

Һәрбер кешенең үз тырышлыгы!

Нәкъ шулай бара авыл тормышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев