Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Гармун"

Гармун Безнең яшьлек шулай үткән: Гармун иде кулларда. Менә шундый гармун моңы Тарала урамнарга. Клубларда гармуннарга Тыпыр-тыпыр биедек. Өйләргә кайтыр алдыннан Урамны җырлый уздык. Кичке якта гармун моңы Урамны ямьләндерә. Әби-бабайларның да Күңелен дәртләндерә Гармун бит ул шундый нәрсә - Күңелне юатучы. Эчләрдәге уй-хисләрне Моң белән таратучы. Гармунны кулга алып...

Гармун

Безнең яшьлек шулай үткән:

Гармун иде кулларда.

Менә шундый гармун моңы

Тарала урамнарга.

Клубларда гармуннарга

Тыпыр-тыпыр биедек.

Өйләргә кайтыр алдыннан

Урамны җырлый уздык.

Кичке якта гармун моңы

Урамны ямьләндерә.

Әби-бабайларның да

Күңелен дәртләндерә

Гармун бит ул шундый нәрсә -

Күңелне юатучы.

Эчләрдәге уй-хисләрне

Моң белән таратучы.

Гармунны кулга алып

Эх, бер уйныйсы иде!

Авылымның урамнарын

Тагын урыйсы иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев