Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Урыссуга 70 яшь"

Урыссуга 70 яшь Борма-борма Ык сулары Әкрен генә агадыр. Агым судай үткән гомер - Тормыш шулай барадыр. 70 еллык гомер узган. Утлар-сулар кичелгән. Күпме истәлекләр җыйган Бистәбез үз эченә. Әкрен генә үсте ул да, Ашыкмады халык та. 70 еллык олы тарих Ята нигез ташында. Уруссуның урамнары Аллы-гөлле чәчкәдәй. Җылы кояш...

Урыссуга 70 яшь

Борма-борма Ык сулары

Әкрен генә агадыр.

Агым судай үткән гомер -

Тормыш шулай барадыр.

70 еллык гомер узган.

Утлар-сулар кичелгән.

Күпме истәлекләр җыйган

Бистәбез үз эченә.

Әкрен генә үсте ул да,

Ашыкмады халык та.

70 еллык олы тарих

Ята нигез ташында.

Уруссуның урамнары

Аллы-гөлле чәчкәдәй.

Җылы кояш нурларында

Елмаеп үсә бистәм.

Матур яши минем халкым

Тырышып һәм дуслыкта.

Әкрен генә гомер юлын

Атлый ул бердәмлектә.

Килеп керсәң урамнарга,

"Елмаеп" каршы ала.

Чиста-пөхтә урамнардан

Күңелләр разый кала.

Рәхмәт, халкым! Шундый тырыш.

Матурлыкта яшисез.

Бердәм, дуслык хисләрен дә

Һичкайчан онытмыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев