Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Яшьлек"

Яшьлек Безнең авыл бик зур түгел. Тик урамнары киңдер. Шул урамның үләнендә Тәгәрәшеп үстек без. Бергәләшеп бәбкә кудык, Буа будык, балык тоттык, Яр буйларын туздырдык. Ә кич җиткәч, болыннарда Туплар тибеп йөгердек - Ике урам уйнадык. Балалык кадерен белдек. Үсә төшкәч, бергәләшеп, Без клубларга йөрдек. Клуб мөдире белән Авылда концерт...

Яшьлек

Безнең авыл бик зур түгел.

Тик урамнары киңдер.

Шул урамның үләнендә

Тәгәрәшеп үстек без.

Бергәләшеп бәбкә кудык,

Буа будык, балык тоттык,

Яр буйларын туздырдык.

Ә кич җиткәч, болыннарда

Туплар тибеп йөгердек -

Ике урам уйнадык.

Балалык кадерен белдек.

Үсә төшкәч, бергәләшеп,

Без клубларга йөрдек.

Клуб мөдире белән

Авылда концерт куйдык.

Үзебезнең арабызда

Гармунчыбыз бар иде.

Гармун уйнап, җырлар җырлап,

Урамнан уза идек.

Менә шулай безнең яшьлек

Гөрләп һәм матур узды.

Шуңа гел искә алабыз

Шаулап үткән чакларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев