Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Ютазыда яңа китап тәкъдим ителде

«Урталай бүленгән алма» фестивале кысаларында, Ютазы авылы китапханәсендә, Фәния Рәфыйкованың китабы нәшер ителү уңаеннан, чара узды.

Чараны мәдәният бүлеге, китапханә хезмәткәрләре, район хатын-кызлар советы рәисе, Ютазы авылында этно-мәдәни үзәк булдыруга нигез салучы һәм аны башлап йөрүче оештырды.

Кичәдә авыл халкының үткәне, бүгенгесе, авылда яшәгән, хезмәт куйган, иҗат иткән кешеләре турында сөйләштеләр. Ютазы авылындагы хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе, активист Фәния Рәфыйкованың китабына кайчандыр район үзәге булып хезмәт иткән авыл тарихының кыскача тасвирламасы, авыл халкының шигырьләре һәм хикәяләре кертелгән. Хәрби комиссариат, кошчылык предприятиесе, дәүләт банкы, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмалары... Аларның һәрберсе артында кешеләр, фидакарь һәм намуслы хезмәт, тулы бер чор тора.

Бу вакыйгаларны замандашларыбыз һич тә онытырга тиеш түгел. Әлегә аз тираж белән чыккан, әмма үз укучыларын табарга өлгергән китапны тәкъдим иткән Фәния апа шушы фикерне ассызыклады. Ул аеруча авылның рухи яңарышы тарихына тукталды. Бу эштә авылның мәчет төзелешенә күп көч куйган Фатыйх Зәйнуллин зур урын алып тора. Соңрак ул Ютазы мәчетенең беренче имамы булып хезмәт итте.

Чарада Урыссу бистәсенең «Мәхмүт» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин җыелучыларның игътибарын гомернең шулкадәр тиз узуына юнәлтте. Әле кичә генә Ютазы төбәге «илчеләре» Ютазы авылында мәчет төзү тәкъдиме белән республикабыз башкаласына барган иде, ә киләсе елга инде мәчет үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Исегезгә төшерәбез, мәчет 2004 елда ачылды. Һәрвакыттагыча, Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның чыгышы тирән эчтәлекле һәм ышандырырлык яңгырады.

— Үз машинасында ерак юлга чыкканда, шофер әзерләнә, аңа ягулык сала, ел фасылына карап, тәгәрмәчләрен алыштыра, юа, — дип, вәгазен дәвам итте ул. — Димәк, билгеләнгән юлны уңышлы үтәр өчен транспорт әзер булырга тиеш. Кешенең рухы, эчке дөньясы белән дә нәкъ шулай. Безнең һәрберебез шатлык-борчулар тулы замана шаукымында яшәүнең фанилыгын, вакытлыча икәнен истә тотарга тиеш. Кешенең җирдәге юлы кайчан да булса тәмамлана. Әмма аның җаны, тәненнән аерылып, әлегә ул белми, аның аңлавына буйсынмый торган яңа дөньяга күчәчәк. Бу юлның нинди булачагы кешенең үзенә, безнең көннәргә кадәр яшәгән һәм безгә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бөек рухи китаплар рәвешендә калдырган кешеләрнең акылы фикерләрен һәм хезмәтләрен өйрәнүгә тулысынча бәйле. Бүгенге китапка килгәндә, китап бик кыйммәтле һәм кадерле, чөнки ул үткәнебезгә, безнең ата-бабаларыбызга, аларның истәлекләренә карата хөрмәт белән сугарылган.

Кичәнең беренче өлешендә ата-бабаларының эше турында үз фикерләрен белән уртаклашучы башка катнашучылар да чыгыш ясады. Чараның икенче өлеше этно-мәдәни киңлек биләмәсендә узды. Әйтергә кирәк, ул елдан-ел тулылана, ямьләнә бара.

Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин һәм район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова алма бакчасында урнаштырылган, төрки халыкларның үткәненә багышланган чатырда булды. Музей булдыру эшен башлап йөрүче Илмира Гобәйдуллинаның бабасы йортын да нәкъ менә бабаларыбыз тарихын, ядкарьләребезне саклауның мөһим бер өлеше дияргә була. Йорт яңадан торгызылган, ул җылылык һәм яктылык сирпеп тора. Һәм әлеге яктылык кызу итеп ягылган мичтән генә түгел, ә бу бусагадан атлап кергән кешеләрдән дә балкый кебек.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев