Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Балалар юл аварияләрендә һәлак була

Татарстан Республикасында балалар юл-транспорт травматизмы белән шартлар хәвефле булып кала. 2012 елның беренче кварталы эчендә Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм юлларында 16 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр катнашында 130 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Т. КӘРИМОВ, Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы буенча өлкән инспекторы. Узган елның беренче...

Татарстан Республикасында балалар юл-транспорт травматизмы белән шартлар хәвефле булып кала. 2012 елның беренче кварталы эчендә Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм юлларында 16 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр катнашында 130 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

Т. КӘРИМОВ,

Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы буенча өлкән инспекторы.

Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, балалар һәм үсмерләр катнашында юл-транспорт вакыйгалары күләме - унөчкә, үлүчеләр - ике балага, җәрәхәт алучылар саны 15 балага арткан. Кырык вакыйгада дүрт пассажир бала һәлак булган, 48 бала җәрәхәт алган.

Пассажир балалар травматизмы күрсәткечләре торышына зур тәэсирне балаларны беркеткеч җайланмаларны файдалану ясый. Агымдагы елда балаларны беркеткеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә өч баланың гомере өзелде.

Транспорт йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк, автомобиль каршылыкка сәгатенә 50 чакрым тизлек белән килеп бәрелгән очракта, пассажир авырлыгы 30 тапкырга арта. Ун килограмм авырлыктагы нарасый бәрелгән вакытта 300 кг авырлыкта була, һәм аны кулда тоту мөмкин түгел. Моннан тыш, юл-транспорт вакыйгасы вакытында өлкәннәр баланы үз гәүдәләре белән басалар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, балаларны беркеткеч җайланмаларны файдалану юл-транспорт вакыйгаларында аларның үлемен - 54, җәрәхәтләр алу куркынычын - 76, авыр җәрәхәтләрне 92 процентка киметә. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләренә ярашлы, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чараларында йөртү балаларны беркетү җайланмаларын файдаланып тормышка ашырыла. Әлеге таләпне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының I өлеше 12.23 маддәсе белән 500 сум күләмендә штраф төрендә җаваплылык каралган.

Дәүләт автоинспекциясе транаспорт йөртүчеләрне үз балалары куркынычсызлыгына зур җитдилек белән карарга чакыра. Балаларны беркетү чараларында экономияләнгән акчалар өлкәннәр ваемсызлыгы нәтиҗәсендә корбан булган балаларның гомерен кайтармас.

Язгы-җәйге сезон башлану белән ике көпчәкле транспорт авариялелеге белән дә вәзгыять кискенләшә. Беренче чиратта бу балигъ булмаган велосипедчыларга һәм скутерлар йөртүчеләргә кагыла.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре Гомуми положениеләрнең 1 бүлегенә ярашлы, мопед, шулай ук скутер да, транспорт чарасы булып тора, һәм күрсәтелгән транспорт чараларын йөртүчеләр Кагыйдәләрнең транспорт чараларын йөртүчеләргә кагылган таләпләрен үтәргә бурычлылар. Гамәлдәге закончалыкка ярашлы (ЮХК 24.1 п.) 16 яшьтән кече үсмерләргә автоюллардан мопед белән идарә итәргә рөхсәт ителми. ЮХКның 24.3 пункты таләпләренә ярашлы, мопед йөртүче мотошлемда йөрергә тиеш. Юкса аңа РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 12.6 маддәсендә билгеләнгән 500 сум күләмендәге штраф төрендәге административ җаваплылык каралган. Уналты яшькә җитмәгән үсмер идарә иткән скутерны яки мотоциклны тоткарлаган очракта, аңа карата материал әзерләнә, ул яшәү урынындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга тапшырыла.

Агымдагы елның дүрт ае эчендә районда балалар катнашында ике юл-транспорт вакыйгасы булды. Беренчесе 8 май көнне булды, мототранспорт йөртүче: балигъ булмаган үсмер балигъ булмаган велосипедчыны бәрдерде.

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе тагын бер тапкыр үзегезнең һәм балаларыгызның тормышына җаваплы карарга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев