Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Кисәтергә, димәк, юл куймаска

Хокук бозуларны кисәтү һәм җинаять белән көрәш буенча район комиссиясе утырышында район хезмәтләренең криминалга каршылык күрсәтү буенча эше каралды.

Комиссия әгъзалары Ютазы районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең 2012 елга эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Җәмәгать куркынычсызлыгы буенча полиция начальнигы урынбасары А. Сәлимгәрәевның мәгълүматына караганда, узган елда шәхескә каршы җинаятьләр кылынган, күрәләтә кеше үтерүләр, явыз ният белән сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр, көчләүләр булган, милек җинаятьләре кылынган. Урлашуларның югары дәрәҗәсен ул эшсезлек һәм авылда гражданнар табышының түбән булуы, товарлыклы-матди кыйммәтләр саклау объектларында начар сак белән аңлатты. Комиссия әгъзалары игътибары спиртлы эчемлекләр кулланучы затлар белән профилактик эш алып бару мөһимлегенә юнәлтелде. Кагыйдә буенча, алар түләүгә сәләтсез була һәм штраф түләмәгән өчен административ тоткарлануга дучар ителә. Мондый затларны җавапка тарту өчен ябып кую камералары санын арттыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта актуаль сорау булып террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү тора. Берничә радикаль ислам агымы тарафдары учетка куелган һәм даими контроль астында тора. Җинаятьләр кабатлануына иректән мәхрүм ителгән урыннардан чыккан һәм шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең тораклары һәм эшләре юклыгы сәбәп булып тора. Кагыйдә буенча, җинаятьләр спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланган, даими табыш чыганаклары булмаган кешеләр тарафыннан кылына. Куркыныч төркемгә кергән 377 затның яшәү рәвешенә профилактик контроль таләп ителә. Рецидив җинаятьчелекне киметү максатында, әлеге затларны тернәкләндерү системасын булдыру буенча эшне дәвам итү, аларның адаптациясе буенча махсуслаштырылган үзәкләр оештыру, эшкә урнашуда булышу тәкъдим ителде. 2012 елда балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт һәм үсмерләргә алкоголь продукциясе сату кебек җинаятьләр ачыкланган. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын ачыклаудан тыш, кафелар һәм дискотекалар тикшерелгән, уку йортларына рейдлар ясалган. Урамда кылынган талаулар, урлашулар артуы билгеләнеп үтелде. "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында автовокзалда, базар территориясендә, балалар паркында һәм мәчеттә полициянең дежур часте компьютерына сыйфатлы төсле сурәтләмә җиткерүче видеокүзәтү камералары куелган. Видеокамералар санын киләчәктә унбишкә кадәр арттыру күздә тотыла.
Үз предприятиеләрендә хокук бозулар профилактикасы советлары эше белән Урыссу ГРЭСы советы рәисе В. Петров һәм "Электросоединитель" ААҖ советы рәисе А. Ильин таныштырдылар. Алар бурычына эш урыннарында урлашулар, эчкечелек һәм тәмәке тарту белән көрәш, эшчеләрнең хезмәт режимын контрольдә тоту, хокукый пропаганда керә.
Элекке хөкем ителгәннәргә ярдәм күрсәтү буенча мәгълүматны иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны ресоциальләштерү буенча район башкарма комитетыннан җаваплы кеше Д. Волкова тәкъдим итте. Әлеге затларга эшкә урнашырга гына түгел, кием, азык-төлек, документлар тергезү өчен бер тапкыр матди ярдәм белән дә булышалар. Бүленгән акчаны максатлы файдалану рейдлар барышында тикшерелә.
Җинаять-башкару инспекциясе начальнигы Р. Нигъмәтуллин шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр профилактикасы белән таныштырды. Мәҗбүри һәм төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең җәза үтү оешмалары билгеләнгән. Мондый җәзаның асылы, дип аңлатты ул, хөкем ителүчеләр тарафыннан хезмәт хакы түләмәү нигезендә иҗтимагый файдалы эшләр башкарудан гыйбарәт. Аның тарафыннан шулай ук контрольдәге затлар мониторингы өчен электрон беләзек тәкъдим ителде.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметүгә һәм хокук бозулар профилактикасын арттыруга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге дә булышлык итә. Аның начальнигы Г. Шәрифуллина сүзләре буенча бу спорт-массакүләм чаралары үткәрүдән һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк яшәүчеләр җәлеп итүдән тора. Комиссия әгъзалары гражданнарның "Энергия" стадионына актив йөрүләрен һәм "Олимп" ССКда йөкләнеш аз булуын ассызыклады.
Чыгышларга нәтиҗә ясап, комиссия рәисе Г. Белалова профилактик эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү һәм Ирекле халык дружиналары эшен активлаштыру мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев